Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау думасы мәчет төзеләсе җирне мөселманнардан алучы канун кабул итте


XIX гасыр ахырында татар мәчете торган бу җирне шәһәр халкы парк урыны итеп үзгәртүне таләп итте

Сарытау шәһәре думасы депутатлары Сарытауның Генераль планына төзәтмәләр кабул итте. Бу төзәтмәләрдә, шул исәптән, мөселманнар мәчет төзергә җыенган җирнең кулланылу максатлары да үзгәртелә. Бу турыда Коммерсант яза.

Үзгәрешләрне яклап 28 депутат тавыш биргән, бер депутат каршы, берсе тавыш бирүдән тыелып калган.

Серов һәм Новоузенская урамнары чатындагы әлеге җир кишәрлеге Сарытау өлкәсе мөселманнары диния назәрәте милке булып тора иде. Шәһәр планында аны куллану максаты “гыйбадәт бинасы урнаштыру” дип күрсәтелгән булган. Мөселманнар анда мәчет төзергә җыена иде.

Бу урында 1894 елда мәчет торгызылган була. XX гасырда ул җимерелгән. Мәчет урынында гыйбадәт йортын яңадан торгызырга рөхсәт сорап, мэриягә өлкә мөселман җәмгыятенең 430 вәкиле кул куйган мөрәҗәгать тә язылган. Алар Сарытауның Октябрьски районында бер мәчет тә булмавын, бу аларның дини хокукларын кысуын да әйткән.

Әмма шәһәр халкы мәчет төзелешенә каршы чыкты, бу турыда җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар да уздырылды. Шәһәр мэриясе мәчет төзү максатка ярашлы түгел дип тапты. Халык бу кишәрлектә парк яки бакча булдыруны сорый.

Хәзер Сарытауда ике мәчет эшли: Татар урамында Җәмигъ мәчете (2,5 мең кеше сыйдырышлы) һәм Валовая урамындагы “Иске мәчет”, анысы 150 кеше сыйдыра ала. Өлкә мөфтияте Сарытау шәһәрендә генә дә 75 меңнән артык мөселман яши, аларга намаз кылырга урын булсын өчен тагын ике җәмигъ мәчете һәм 12 мәхәллә мәчете кирәк дип белдерә. Шәһәр мэриясе белән мәчет төзелешенә яңа урын турында сөйләшүләр алып барыла, әмма бу эш бик акрын бара дип сөйләгән мөфтият вәкилләре.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG