Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Закиров Татар конгрессы җитәкчесе вазифасыннан китте


Ринат Закиров
Ринат Закиров

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Закировның урынбасары Данис Шакиров билгеләнгән.

Дөнья татар конгрессын 2002 елдан бирле җитәкләгән Ринат Закиров вазифасыннан китте. Аның урынына урынбасары Данис Шакиров билгеләнде. Бу турыда конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров бүгеннән яңа вазифага күчә. Ул Башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта коллективка Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде” диелә хәбәрдә.

Закиров конгресста киңәшче вазифасында калачак диелә. Закиров Татар конгрессы белән 2002 елдан җитәкләгән. 2004-2019 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган.

Данис Шакиров 2011 елда Татар конгрессына референт булып килгән, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшләгән. 2014-2015 елларда Татарстан мәгариф министрлыгында милли мәгариф бүлегендә эшләп алган. 2015 елның җәеннән яңадан Конгресска килә, башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнә.
Филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

XS
SM
MD
LG