Accessibility links

Башкортстанда узган тәүлектә 140 кешедә пневмония ачыкланган


Сентябрь башыннан гына да 2,5 мең пациентка үпкә шешү диагнозы куелган. Барлыгы ничә кеше чирләгәне турында рәсми статистика китерелми

Башкортстанда пневмония белән чирләү очраклары арта. Узган тәүлектә бу диагноз куелу очракларының рекордлы саны теркәлгән, 140 кешедә үпкә шешү авыруы табылган. Әлеге санны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.

Сентябрь башыннан гына да 2500дән артык пациентка пневмония диагнозы куелган. Үпкә шешү очракларының гомуми санын министрлык хәбәр итми.

Шул ук вакытта узган тәүлектә 79 кеше бу чирдән терелеп чыккан диелә.

Аннан алда Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе пневмония очраклары ачыклану артуын томографларда тикшерү күбәюе белән аңлаткан иде.

Табиблар пневмониянең гадәттә COVID-19 билгеләренең берсе булуын әйтә дип яза Башинформ. Шул ук вакытта еш кына пневмония белән авырган пациентларда коронавирус табылмый диелә.

Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына карый, узган тәүлектә республикада COVID-19 вирусы 36 кешедә расланган. Хастаханәләрдә 52 кеше дәвалана, икесенең хәле авыр диелә. 500 кеше өйләрендә дәвалана.

Эпидемия башыннан Башкортстанда барлыгы 8 592 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән, 36 кеше үлгән дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG