Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрби очкычы юлыккан казада 26 кеше һәлак булган


Беренчел мәгълүматка күрә, каза алдыннан очкыч сул як моторының эшләмәве турында хәбәр иткән.

Украинаның Харковь өлкәсендә, Чугуев шәһәре янында җомга кич Украина хәрби көчләренең АН-26 очкычы казага юлыккан. Очкычта 27 кеше булган, 5 кеше – экипаж вәкиле, калганнары – курсантлар.

Соңгы мәгълүматка күрә, казада 26 кеше һәлак булган. Бу хакта Украина баш прокурорына сылтап "РИА Новости" яза. Моңарчы 22 кеше һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде.

Беренчел мәгълүматка күрә, каза алдыннан очкыч сул як моторының эшләмәве турында хәбәр иткән. Исән калучылар очкычтан сикереп чыгарга өлгергән диелә.

Украина президенты идарәсендә һәлакәт сәбәпләрен ачыклау өчен дәүләт комиссиясе булдырылачагын хәбәр иттеләр.

Очкыч күнекмә очышын башкарган булган, диелә. Ул Чугуев хәрби һава аланыннан ерак түгел казага юлыккан. Ан-26 – Антонов совет бюросы тарафыннан булдырылган хәрби-транспорт очкычы. Аның юлчылар өчен 43 кеше сыйдырышлы Ан-26-100 төре дә бар.

XS
SM
MD
LG