Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида "хатын-кызлар" маршында дистәләрчә кеше тоткарланган


Каршылык чарасы узарга тиешле Ирек мәйданында җәмәгать транспорты туктамады.

Минскида шимбә көнне президент Александр Лукашенкага каршы чираттагы "хатын-кызлар" маршы оештырылды. "Весна" хокук яклау үзәге чарда барлыгы 80ләп кеше тоткарлануын әйтә. Алар арасында пенсионер һәм активист Нина Багинская да бар. Соңрак аны җибәрделән.

Чара Ирек мәйданында башланырга тиеш иде. Әмма җәмәгать транспорты бу тукталышта туктамау сәбәпле, аны оештыручылар йөрешне Комаровский базары районына алыштырды.

Беларуста Александр Лукашенкага каршы протест чаралары 9 августта президент сайлавыннан соң башланды. Протестта катнашучылар сайлауда күпсанлы хәрәмләшүләр булган дип белдерә.

XS
SM
MD
LG