Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахта хәл кабат кискенләште: Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан бер-берсен ут ачуда гаепли


Таулы-Карабах омбудсмены халыкны "тыныч һәм сак булырга" өндәде.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян якшәмбе иртәсендә Азәрбайҗан кораллы көчләренең Таулы Карабах ягына һөҗүм ясавын әйтте. Бу хакта ТАСС Пашинянның Facebookтагы язмасына сылтап хәбәр итте. Саклану министрлыгының матбугат сәркатибе Шушан Степанян сүзләренчә, Карабахтагы бәрелешләр вакытында Азәрбайҗан кораллы көчләренең ике боралагы һәм өч пилотсыз очкычы юк ителгән.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Әрмәнстан Азәрбайҗан армиясенә һәм торак пунктларына ут ачкан. Корбаннар һәм яраланучылар бар.

"Ут ачу урыннары һәм Әрмәнстан кораллы көчләренең гамәлләре бастырыла", дип яза ТАСС Азәрбайҗан саклану министрлыгына сылтама белән.

Таулы-Карабах омбудсмены халыкны "тыныч һәм сак булырга" өндәде. DW хәбәр итүенчә, бәхәсле төбәктәге Шуши шәһәрендә яшәүчеләр вакытлыча яшәү урыннарына сыеналар.

Соңгы айларда ике дәүләтнең кораллы көчләре арасында бәрелешләр көчәйде. Июль урталарында атышлар берничә көн дәвам итте, нигездә хәрбиләрдән торган 17 кеше үтерелде. Бу соңгы дүрт елда иң кискен кораллы каршылык иде.

Бу хәлдән соң Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Русиянең Әрмәнстанга күпләп корал җибәрүен әйтте.

Көнбатыш медиалары язуынча, Әрмәнстанда хәрби базасы булган Русия бу илне төбәктәге стратегик партнеры дип саный.

Тарихи әрмән чыганакларында урта гасырда Арцах (Таулы Карабахның борынгы әрмән исеме) әрмән җире булган диелгән.

Ул җирләрнең зур өлешен Төркия һәм Иран яулап алганнан соң, андагы әрмән кнәзлекләре бәйсезлекләрен тулысынча югалтмаган булган.

Азәрбайҗан чыганакларында Таулы Карабах – борынгы азәри җире диелгән. Карабах XVI гасырдан соң үзе аерым ханлык булган.
1805 – Карабах ханлыгын Русия басып ала

  • 1813 – Карабах Русиягә керә.
  • 1918 – Азәрбайҗан демократик республикасы төзелә. Әрмән республикасы Карабахның әрмән җире булуын белдерә.
  • 1923 – Азәрбайҗан эчендә Таулы Карабах исемле автоном өлкә төзелә.
  • 1988 – Таулы Карабах Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары шураларына өлкәне Азәрбайҗан республикасыннан Әрмәнстан республикасына тапшыруны сорый. Баку каршы чыга. Таулы Карабах һәм Ереванда протест чаралары үтә.
  • 1991 – Таулы Карабахта узган референдумда халыкның 99.98% өлкәнең Азәрбайҗаннан тулы бәйсезлек алуы өчен тавыш бирә. Азәрбайҗан рәсмиләре референдум нәтиҗәләрен танымый һәм өлкәне автономия хокукыннан мәхрүм итә. Сугыш башлана. Азәрбайҗан гаскәрләре өлкәне үз контролендә тотарга тырыша. Аларга каршы Ереван һәм чит илләрдәге әрмән диаспоралары үз көчләрен җибәрә.
  • 1991 – Таулы Карабах бәйсезлек игълан итә. Cугышта 30 меңләп кеше һәлак була, миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китә.
  • 1992 – Таулы Карабах низагын чишү өчен Минск төркеме төзелә. Төркемдә Русия, Франция һәм АКШ рәислек итә.
  • 1994 – Русия, Кыргызстан һәм БДБ дәүләтләренең парламентара мәҗлесе ярдәмендә сугышны туктату турында “Бишкәк” килешүе имзалана.
XS
SM
MD
LG