Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов киләсе сайлауда хакимият партиясенә каршы көрәшү өчен сул фиркаләрне КПРФ тирәсендә берләшергә чакырды


Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

27 сентябрьдә Тинчурин паркында үткән митингда Татарстан коммунистлары быелның 11-13 сентябрь көннәрендә республикада үткән сайлау нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын җиткерде.

КПРФ һәм "Сул фронт" байраклары җилфердәгән митингта "Сайлау нәтиҗәләрен танымыйбыз", "Караклар җиңүне урладылар", "Сайлауда хәрәмләшкәннәрне төрмәгә" дип урысча язылган өч шигар күтәрелде.

КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов капитализмның туганы булган коронавирус конституциягә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирүне бер атнага сузып хакимияткә ярдәм итүен әйтте.

"Сентябрь сайлавында да берничә көнлек тавыш бирү оештырылды. Татарстанның кайбер районнарында халыкның 60-70 хәтта 82% алдан сайлап куйды. Бу хәл сайлауның сәяси, кануни, психологик мәгънәсен югалта", дип белдерде ул.

Миргалимов сүзләренчә, хакимият һәр сайлау алдыннан кануннарны үз файдасына үзгәртә.

"Хакимият күп көнлек сайлау вирусын кертеп, аны безнең (коммунистларның - ред.) намзәтләрне җиңдермәү өчен файдаланды. Без Чаллы, Яшел Үзән, Казанның кайбер сайлау бүлгеләрендәге нәтиҗәләрне танымыйбыз.

Демократия, объективлык, канунны үтәү кирәк дип әйткәе хакимият иң башта боларны үзе үтәргә тиеш", диде Миргалимов.

Татарстан коммунистлары башлыгы киләсе сайлауда хакимият партиясенә каршы көрәшү өчен сул фиркаләрне КПРФ тирәсендә берләшергә чакырды.

Бер сәгать чамасы барган митингта 100ләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG