Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабах низагында катнашучы ике тараф та тыныч халык арасында корбаннар булуын әйтә


Әрмәнстан хәрбие
Әрмәнстан хәрбие

Азәрбайҗан һәм Таулы Карабах вәкилләре 27 сентябрьдә булган көчле атыш нәтиҗәсендә тыныч халык арасында корбаннар булуын әйтте.

Азәрбайҗан баш прокуратурасы белдерүендә Нафталан өлкәсендә Әрмәнстан хәрбиләре ут ачуы нәтиҗәсендә бер гаиләдәге биш кешенең үлеме әйтелә. Элегерәк Азәрбайҗан авылларында якынча 19 яраланган кеше барлыгы хәбәр ителде.

Якшәмбе иртәсендә Азәрбайҗан армиясенең һөҗүм чараларын башлап җибәрүнең рәсми сәбәбе - Әрмәнстан гаскәрләре контрольдә тоткан Таулы Карабах тарафыннан ут ачылуы.

Карабах хакимияте атыш нәтиҗәсендә ике тыныч кеше үтерелде, 30-тан артык кеше яраланды дип хәбәр итә. Әрмәнстан ягы әйтүенчә, 50 дән артык торак пункт, шул исәптән төбәк башкаласы Степанакерт Азәрбайҗан артиллериясе тарафыннан һөҗүмгә дучар ителгән.

Әрмәнстан ягы шулай ук ​ Карабах кораллы сугышчылары хәрбиләре арасында югалтулар турында хәбәр итте. Барлыгы 16 кеше үтерелде, 100ләп кеше яраланды дип әйтелә. Алар шулай ук Азәрбайҗанның да зур югалтулар кичерүен ассызыклый. Азәрбайҗан ягы югалтуларны рәсми рәвештә игълан итми.

Азәрбайҗан гаскәрләренең Таулы Карабахка һөҗүме якшәмбе иртәсендә башланды. Азәрбайҗан хәрби идарәсе аны "каршы һөҗүм" дип атый, һәм бу Әрмәнстан гаскәрләренең ут ачуына җавап дип әйтә. Карабахта солых урнаштыруда катнашучы арадашчы илләр, шул исәптән Русия, сугышны туктатырга чакыра.

2016 елдан бирле бу низагның иң кискене.

XS
SM
MD
LG