Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада танылган шагыйрь, публицист Расих Ханнанов вафат


Расих Ханнанов
Расих Ханнанов

Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дәүләт бүләкләре иясе Расих Ханнанов 89 яшендә дөньядан китте.

Башкортстанда яшәүче танылган татар язучысы Расих Ханнанов вафат. Аңа 89 яшь иде. Әдипнең вафаты турында Башкорстанның рәсми порталы хәбәр итә.

Республика язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу чарасы 29 сентябрьдә Уфаның ул яшәгән Революционная урамы 66 нчы йортында булачак. Язучының үз васыятен үтәп, аны туган авылы Кырмыскалыда җирләячәкләр.

Расих Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә БАССРның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган. Стәрлетамакта культура-агарту училищесын тәмамлагач, КПСС Үзәк комитеты каршында Югары фирка мәктәбендә укый. 1957 елдан Кырмыскалы район газетында эшли башлый, журналистлар берлегенә керә. 1962 елда “Кызыл таң” республика газетына эшкә килә, 1992 елда газетның баш мөхәррие дәрәҗәсенә кадәр үсә, һәм ике ел газетны җитәкли.

Расих Ханнанов – 30-дан артык китап авторы. Роман, хикәя жанрында иҗат итә. Балалар өчен әсәрләре дә дөнья күргән. Моннан тыш, ул мәсәл, нәсер, парча, робагый кебек әдәбиятта сирәк кулланыла торган жанрларда да яза.

1950-нче еллардан публицистика, шигърият, драматургия өлкәләрендә күп иҗат итә, генерал Шәйморатов турында документаль материаллар әзерләп бастыра.

Расих Ханнанов – егермедән артык пьеса авторы. Аның әсәрләре Башкортстан, Татарстан, Кыргызстан, Үзбәкстанда сәхнәгә куелган. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында аның “Алласызлар” драмасы күп еллар сәхнәдән төшми. Танылган композитор Рим Хәсәнов белән хезмәттәшлектә музыкаль комедияләр иҗат итә. Шагыйрь Ярлы Кәримнең соңгы көннәренә багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” драмасы да театр сөючеләрнең югары бәясенә лаек була.

Расих Ханнанов - Башкорстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбердин исемендәге һәм Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр иясе, Уфа шәһәре үсешенә керткән өлеше өчен “Башкала казанышы” иҗтимагый премиясе белән бүләкләнгән.

XS
SM
MD
LG