Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: русияләрнең телевизорга ышануы кими, интернетка ышанычы арта


Русияләрнең телевидение биргән мәгълүматка ышанычы соңгы 12 елда ике тапкыр диярлек кимегән. 

Левада үзәге уздырган сораштыруга карый, русияләр дөнья һәм ил вакыйгаларын күзәтеп барганда күбрәк интернетны куллана башлаган. Мондый үзгәреш аеруча соңгы өч елда ачык күренә. Социологлар 2009 елдан алып быелгача сораштыру нәтиҗәләрен китерә.

2009 елда респондентларның 94 проценты яңалыкларны телевизордан карап белгән булса, 2018 елның августына бу сан 73 проценка кадәр кимегән, ә 2020 елда ул 69 процент тәшкил итә.

Социаль челтәрләрдән мәгълүмат алучылар өлеше якынча алты тапкыр арткан (2009 елда – 6 процент, 2020 елда – 38 процент). Интернет сайтларны яңалыклар чыганагы итеп кулланучылар тугыз проценттан 37 процентка кадәр арткан. Радиодан, басма газет һәм журналлардан яңалыклар укучылар саны исә якынча ике тапкыр кимегән.

“Илдәге һәм дөньядагы яңалыкларны яктыртуда кайсы чыганакка күбрәк ышанасыз?” дигән сорауга 2009 елда 79 процент русияле “телевидениегә” дип җавап биргән. 2018 елның августында бу сан 49, 2020 елның августында 48 процент тәшкил итә. Социаль челтәрләргә ышанучылар саны, киресенчә, арта – 12 ел элек бары дүрт процент респондент шулай дип җавап биргән булса, 2020 елның августына 24 процент социаль челтәрләргә ышаныч белдергән. Интернет сайтлар, электрон газет, журналлар биргән мәгълүматка ышаныч белән караучылар да 23 процентка кадәр арткан (2009 елда – 7 процент).

Басма мәгълүмат чаралары (газет, журналлар) һәм радио аша алган мәгълүматка ышанучылар саны да якынча ике тапкыр кимегән.

Сораштыру 2020 елның августында уздырылган, анда 1600 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG