Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәйге чорда туристлар саны ике тапкыр кимегән


Казан күренеше
Казан күренеше

Пандемия вакытында Казанда өч кунакханә һәм 11 һостел ябылган. 

Узган ел белән чагыштырганда, җәйге чорда Казанда туристлар саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта бүген Казанның туризмны үстерү комитеты мөдире Дарья Санникова шәһәрнең хакимият киңәшмәсендә белдерде. Ул җәйге чорда туризм өлкәсенә нәтиҗә ясады.

“Гыйнвар – август айларында Казан Кирмәненә 1 млн 218 мең турист килде. Шуларның 6-7 проценты гына чит ил кешеләре. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, туристлар саны ике тапкырга кимеде. 2019 елның гыйнвар – август аенда Казан Кирмәнендә 2 млн 800 мең турист булган иде. Быел якын чит илләрдән, Кытай, Төркия, АКШ, Франция килүчеләр булды. Ә менә туристларның төп өлеше - Мәскәү, Петербур, Мәскәү һәм Владимир өлкәсе, Урал һәм Идел буе төбәкләреннән”, диде Санникова.

Пандемиядә иң зур зыянны кунакханәләр күргән. Әгәр узган елның июнь аенда кунакханәләр 64 процентка тулган булса, быелның июнендә ул 15 процентка гына җитте. Июльдә – 49 процент, августта – 65 процентка җиткән. Казан түрәсе сүзләренчә, кунакханәләрдә калу урынына фатир, йортларны арендалауга ихтыяҗ арткан.

“Югалтулардан качып булмады. Өч кунакханә тулысынча эшен туктатты. Бу – “Агропарк”, “Телевышка”, “Сыйфат” кунакханәләре. Тагын 11 һостел ябылды. “Милена” кунакханәсе реконструкциягә ябык. Хәзер Казанда барлыгы 240 кунакханә эшли”, ди Санникова.

Җәйге чорда Казан һава аланында юлчылар агымы 540 мең кешене тәшкил иткән. Бу узган елның җәе белән чагыштырганда ике тапкырга азрак. Ул вакытта Казан һава аланы аша 1 млн 136 мең кеше очкан булган. Шулай ук елга портына мөрәҗәгать итүчеләр дә кимүе күзәтелә.

XS
SM
MD
LG