Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев Башкортстанның Үсеш корпорациясе җитәкчесе вазифасыннан китә


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Оешманы моңарчы Кырымдагы Үсеш корпорациясе баш мөдире булган Наил Габбасов җитәкләячәк.

Башкорстанның технопарклары белән идарә итүче Үсеш корпорациясе җитәкчесе алышына. 2019 елдан оешманың баш мөдире булып торган Раил Сарбаев вазифасыннан китә. Аның урынына Кырым республикасында Үсеш корпорациясен җитәкләгән Наил Габбасов билгеләнде. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

Хәбиров Габбасовның такымы көчле булуын билгеләп узды. Кыска вакыт эчендә Кырымның Үсеш корпорациясен Русиядә иң яхшыларның берсе итүгә ирешелде диде. Шулай ук Наил Габбасовның Башкортстан кешесе булуын да ассызыклады.
Наил Габбасов Башкорт дәүләт университетында юрист һөнәре алган, 2014-2017 елларда Башкортстан Үсеш корпорациясенең башкарма мөдире була. 2017 елда Кырымдагы оешманың баш мөдире урынбасары итеп билгеләнә. 2019 елның гыйнварында оешманы җитәкли.

kartoteka.ru мәгълүматына карый, Наил Габбасов 2017 елга кадәр Уфадагы "Технострой-С" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең низамнамә капиталының 50 процентына ия булган. 2020 елның маенда бу оешма бетерелгән. 2019 елда Габбасов "Ялта халыкара икътисад форумы" фондын да җитәкли.

Раил Сарбаев 2008 елның апреленнән 2010 елның июленә кадәр Башкортстан премьер-министры булып эшләде. 2011 елның февралендә аңа карата җинаять эше ачылды. Ул республика бюджетыннан 1,6 млн сум акча урлауда шикләнелде. 2013 елның сентябрендә берничә аппеляциядән соң Сарбаевны Башкортстан югары мәхкәмәсе аклады. 2013 елның гыйнварыннан 2014 елның июленә кадәр "СГ-Транс" ширкәте вице-президенты булды. 2014 елда үз намзәтен Башкортстан президенты вазифасына тәкъдим иткән иде, ләкин президентлык көрәшеннән алынды. Соңрак республиканың парламент сайлауларында Салаваттагы бер мандатлы сайлау бүлгесендә "Гадел Русия" фиркасеннән катнашкан иде, ләкин "Бердәм Русия" намзәтен җиңә алмады.

Башкортстанның Үсеш корпорациясе республикадагы техно- һәм индустрия парклары белән идарә итә, шул исәптән "Алга" махсус икътисад зонасы да аның карамагында. Инвестиция проектларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтә. Башкортстанда төзелеп килүче Евразия фән һәм белем бирү үзәге партнеры булып тора.

XS
SM
MD
LG