Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда коронавирус корбаннары саны бер миллионнан артты


Үлүчеләрнең яртысы дөньяның өч иленә туры килә.

Дөньяда коронавирус пандемиясе корбаннары саны бер миллионнан артып китте. Бу турыда мәгълүмат Джонс Хопкинс университеты алып барган статистикада китерелә.

Үлемнәр саны аеруча АКШта күп – 205 мең кеше. Бразилиядә 142 мең, Һиндстанда 96 мең кеше коронавирустан үлгән. Мексикада – 76 мең, Британиядә – 42 мең, Италиядә 35 мең кеше вирус корбаны булган. Русиядә 20 299 кеше үлеме рәсми статистикага кергән, ул 12нче урында бара.

Дөнья күләмендә 33 миллионнан артык кешедә COVID-19 ачыкланган, шулардан 23 миллион кеше сәламәтләнгән.

Чир иң нык таралган ил – Кушма Штатлар, анда 7,1 миллионнан артык очрак теркәлгән. Икенче урында Һиндстан (6,1 миллион), өченче урында – Бразилия, анда 4,7 миллион кеше яңа төр коронавирус йоктырган.

Русия вирус йоктырган кешеләр саны ягыннан дөньяда дүртенче урында тора. Коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, хәзер илдән 1,1 миллионнан артык кешедә COVID-19 табылган. 945 мең кеше савыккан диелә.

XS
SM
MD
LG