Мәскәү мэры Сергей Собянин мәктәпләрдә каникуллар 5-18 октябрьдә узачак дип белдерде. Бу турыда Мәскәү мэриясе сайтында әйтелә.
Каникуллар вакытында өстәмә белем бирү һәм балалар күңел ачу оешмалары да эшләмәячәк. Балалар бакчалары эшеннән туктамый диелә хәбәрдә.
“Балалар каникул вакытын өйдә яки дачада уздырсын иде, аларга шуны аңлатуыгызны сорыйм”, дип мөрәҗәгать итә Собянин Мәскәү ата-аналарына. Урамга йөрергә чыкканда ишегалдыннан яки якындагы парктан ерак китмәскә, сәүдә үзәкләренә бармаска, җәмәгать транспортында йөрмәскә сорала.
“Бу бик мөһим. Бүгенге көндә авыручыларның шактый өлеше балалар, алар еш кына авыру билгеләре күренмичә чирли, ләкин вирусны зурларга һәм өлкәннәргә җиңел йоктыра ала” дип язган Собянин.
Каникуллар вакытында дистанцион уку каралмаган.
Коронавирус йоктыру очракларының тәүлеклек күрсәткечләре арта бару сәбәпле, Мәскәүдә чикләүләр өлешчә кире кайтарыла башлады. Собянин 28 сентябрьдән өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнарны өйләрендә калуларын үтенде. 65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче пенсионерларга өйләреннән торып эшләүгә күчү яки ял алу дөресрәк булыр диелде.
Шулай ук Собянинның шәһәрнең зур ширкәтләреннән хезмәткәрләрен читтән торып эшләүгә күчерүләрен соравы билгеле булды.
Мәскәүдә җәмәгать урыннарында битлек һәм бармакча кию таләбе саклана.