Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" иҗат төркеме тамашалары Милли китапхәнәнең MOÑ театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк


"Әлиф" спектакленнән күренеш
"Әлиф" спектакленнән күренеш

Режиссер Туфан Имаметдинов MOÑ ("Моң") театр мәйданчыгының кураторы итеп билгеләнде.

Режиссер Туфан Имаметдинов Татарстан милли китапханәсенең яңа бинасында ачылган MOÑ ("Моң") театр мәйданчыгының кураторы булачак. Алга таба "Әлиф" иҗат төркеменең бөтен тамашалары шул яңа мәйданчыкта күрсәтеләчәк.

Туфан Имаметдинов Азатлыкка аңлатканча, "Моң" мәйданчыгында ике төп юнәлеш була. Берсе – "Угол" иҗат берләшмәсе үзенең профессиональ актерлары белән куйган спектакльләр. "Бу - шәһәрдә яшәүчеләр театры булачак, анда бөтен кешене борчый торган сораулар яңгыратылачак. Шәһәрчеләр театры ул бөтен шәһәрне катнаштыруны күздә тота, проблемнарны яңгырату мәйданчыгы буларак эшли. Икенче юнәлеш – милли, аерым алганда, "Әлиф" төркеме спектакльләре. Безнең элек үз даими мәйданчыгыбыз юк иде, хәзер бөтен спектакльләр шунда уза башлаячак. Безнең элек кыенлыклар була иде – спектакльне кайда күрсәтергә, ничек аренда түләргә, билетлар сатарга һәм башкалар. Хәзер болар барысы да "Угол" җилкәсенә төшәчәк" дип сөйләде режиссер.

"Әлиф" иҗат төркеме спектакльләре арасыннан беренче чиратта "Әлиф", "Әллүки", "Дәрдмәнд" күрсәтеләчәк. Алар ноябрьдә булыр дип көтелә. Моңа кадәр әлифчеләр Камал театрында "Әлиф" спектакле соңгы тапкыр күрсәтелә, аннары ул ябылачак дип белдергән иде. Режиссер сүзләренчә, бу спектакльне яңадан куя башлар өчен хәзер шартлар барлыкка килде.

"Безнең декорацияләр сакларга, репетицияләр уздырырга урыныбыз юк иде. Спектакльне ябу ул чарасыздан эшләнгән адым иде. Ә хәзер безнең үз мәйданчыгыбыз бар" диде ул.

MOÑ ("Моң") театр мәйданчыгы 120гә кадәр тамашачы сыйдырышлы урын, ул зур экран, йомшак идән белән җиһазланган, зал формасын үзгәртә ала. Быел “Моң” мәйданчыгы Туфан Имаметдинов җитәкчелеге астында эшләячәк. Киләсе елда аның урынына башка кеше билгеләнәчәк. “Кураторлар ел саен үзгәрәчәк, ләкин безнең спектакльләр, мөгаен, анда уйналуын дәвам итәр” дип аңлатты Имаметдинов.

"Моң" мәйданчыгында беренче спектакль Милли китапханә тулысынча эшләп киткәч күрсәтелер дип көтелә, шулай ук бу коронавирус пандемиясе торышына да бәйле булачак.

Бу елның гыйнвар аенда Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашач театры (ТЮЗ) баш режиссеры вазифасыннан киткән иде. Китүенең сәбәбен режиссер иҗатка вакыт аз кала дип аңлатты.

Туфан Имаметдинов бер төркем иҗатташлары белән бергә "Әлиф" театр проектын алып бара. 2018 елда режиссер куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды. Быел Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле өч номинациядә "Алтын битлек"кә дәгъва итә. "Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль.

Имаметдиновның "Дәрдмәнд" перфомансында кан чыгарып уйнаганнан соң биюче Нурбәк Батулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан китүе турында белдерде. Анда ул хореограф, сәхнәгә куючы вазифасында эшли иде.

XS
SM
MD
LG