Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 3,5 мең эшмәкәр үз эшен туктатырга мәҗбүр булган 


Русиядә эшмәкәрләргә карата иң күп хокук бозулар Идел буе төбәкләрендә ачыкланган. 

Татарстанда эшмәкәрләр саны ике процентка кимегән. Бу хакта бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Татарстан эшмәкәрләре белән узган киңәшмәсендә белдерде.

“Быелның сигез аенда кече һәм урта эшмәкәрләр саны ике процентка кимеде. Бу да безне борчый. 154 047 эшмәкәрдән 150 586 калды... Татарстан хөкүмәтенең дәүләт күчемсез милкен арендалауга ташлмалар бирүне аңлаткан карарны шикаять иттек. Монда ярдәм чараларын куллану өчен зур таләпләр куелган иде”, диде прокурор Татарстан хөкүмәтенең хатасын күрсәтеп.

Быелның 8 аенда прокурорлар Русиядә эшмәкәрләргә кагылышлы кануннарда 146 мең хокук бозу очрагы ачыклаган. Шуларның 23 проценты Идел буе төбәкләренә туры килгән. Бу хакта Русия прокурорының урынбасары Сергей Зайцев сөйләде. Аның сүзләренчә, Русия буенча эшмәкәрләргә карата иң күп хокук бозулар Идел буе төбәкләренә туры килә.

“Быелның сигез аенда эшмәкәрләрнең эшенә киртә тудыручы 69 җинаять ачыкланды. Шуларның яртысы – 37 очрак Идел буе төбәкләрендә теркәлде” диде Зайцев.

Пандемия вакытында эшмәкәрләрне тикшерү туктатылуына карамастан, Идел буен төбәкләрендә прокурорлар планнан тыш 1300 тикшерү очрагын туктата алуын белдерде.

XS
SM
MD
LG