Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп һәм Джо Байден сайлау алдыннан беренче тапкыр сүз көрәштерде


Джо Байден һәм Дональд Трамп
Джо Байден һәм Дональд Трамп

3 ноябрьдә узачак сайлауларга кадәр ике намзәт барлыгы өч тапкыр очрашачак

Республиканнар фиркасе намзәте, АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп һәм Демократлар фиркасеннән АКШ президентына намзәт Джо Байденның беренче очрашуы узды.

Дебатлар алдыннан намзәтләр фикер белдерергә тиешле темалар билгеләнгән иде. Югары мәхкәмәнең яңа әгъзасын билгеләү, АКШта 200 мең кешенең гомерен өзгән һәм миллионлаган кешенең эшен югалтуга китергән коронавирус эпидемиясе, сайлау кануннары үтәлеше, илдә дәвам итүче расалар тигезсезлгенә каршы протестлар темалары күтәрелде. Ләкин бу сораулар телгә алып кына үтелде. Ике сәгатькә якын барган бәхәстә намзәтләр башлыча бер-берсен бүлдерде, көндәшен ничек тә хурларга тырышты.

Иң кискен фикер каршылыгы коронавирус турында булды. Байден Трампны 200 меңнән артык америкалының үлеменә китерүдә гаепләде. Трамп моңа җавап итеп федераль хакимият мөмкин булганның барысын да эшләде, медицина җиһазлары, битлекләр белән тәэмин итте диде. Байденны коронавирус белән көрәш өчен икътисадны һәм башка юнәлешләрне туктатырга теләүдә гаепләде.

Трампның салымнарын тулысынча түләмәве дә әйтелде. Аннан алда The New York Times газеты үз чыганакларына таянып Трамп соңгы 10 елда федераль салымнардан качкан дип язып чыккан иде. Байлыгы ике миллиард доллар дип саналган Трамп соңгы елларда миллионлаган доллар салым түләдем дип җавап бирде.

Трамп шулай ук Байден вице-президент булып торган елларда аның улы Хантер Байденның табышлы килешүләр алганын искәртте, Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков хатыны Елена Батуринадан 3,5 миллион доллар алган дип белдерде. Байден улының канун нигезендә эш иткәнен әйтте.

Джо Байден Трампны илдә расизмны кыздырып җибәрүдә гаепләде. “Бу президентлык чорында без тагын да чирлерәк, фәкыйрьрәк, таркаурак була башладык. Хәзер бу илдә Барак Обама президентлыгы белән чагыштырганда көч куллану 50 процентка артыграк” дип бәяләде Байден.

Дебатларга карата фикер белдерүчеләр бу очрашуның элек күрелмәгәнчә эмциональ һәм намзәтләрнең бер-берсенә һөҗүмнәре көчле булуын искәртә. Аларның бер-берсен “ялганчы”, “шамакай” дип атаулары кебек әйберләргә моңарчы ачык бәхәсләрдә юл куелмый иде ди алар. Шул ук вакытта намзәтләр һәм аларның планнары хакында бернинди дә яңа мәгълүмат алынмады диелә.

Ил күләмендә узган сораштыруларга караганда, Джо Байден Дональд Трамптан алда бара дип яза Reuters. Ләкин “икеләнүче” штатларда намзәтләр арасында аерма күпкә азрак диелә.

АКШта президент сайлаулары тагын биш атнадан, 3 ноябрьдә узачак. Дональд Трамп икенче мөддәткә намзәт булып бара.

XS
SM
MD
LG