Accessibility links

Чиләбедә Тукай һәйкәле ачыла


Габдулла Тукай сурәте
Габдулла Тукай сурәте

Һәйкәл Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тырышлыгы белән, халыктан җыелган акчаларга куела. Тантаналы ачылышта республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

1 октябрьдә Чиләбе шәһәрендә татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Һәйкәл ачылышында Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип хәбәр ителә.

Миңнеханов Чиләбегә эшлекле очрашулар уздыру өчен бара. Бу сәфәре кысаларында Текслер һәм Миңнеханов каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Тукайга һәйкәл Воровский урамындагы шәһәр бакчасында урнашкан. Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Чиләбе өлкәсе татар конгрессы активистлары чыккан, аларны җирле хакимият, җәмәгать эшлеклеләре дә хуплап алган диелә. Узган елның көзендә өлкәнең электрон тавыш бирүләр порталында сораштыру узган, анда катнашучыларның 55 проценты Тукайга һәйкәл куюны яклап чыккан.

Һәйкәлгә акча халыктан җыелган, Татарстан хакимияте дә зур ярдәм күрсәткән дип яза Чиләбе өлкәсе хакимияте һәм парламенты интернет-басмасы.

Тукай образы Златоустта яшәүче Русиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачев остаханәсендә иҗат ителгән. Шагыйрь кулында китап белән, карашын офыкларга төбәгән итеп сурәтләнгән. Тукай сыны бронзадан Касли шәһәре архитектур-сәнгати кою корылмасында эшләнгән, һәйкәлнең нигезе Урал тауларында чыккан граниттан диелә.

Тукай исеме белән Чиләбедә һәм Югары Уфалы авылында урамнар аталган. Моннан тыш, 2016 елда Троицкида Тукай дәваланырга килгәч яшәп алган Габдулла Аушев йортында истәлек тактасы да куелган.

2015 елның 16 октябрендә Чиләбенең Пушкин кинотеатры янында татар шагыйре, Светлар берлеге герое Муса Җәлилгә дә һәйкәл ачылды. Ачылу тантанасында Русиянең 15 төбәге вәкилләре, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.

XS
SM
MD
LG