Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны артты. Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы тагын ике кешенең үлеме хакында хәбәр итте. 1948 елгы ханым ике як үпкәсе шешеп Яшел Үзән республика хастаханәсенә китерелгән була. Икенче очрак Саба районында, 1946 елгы ханым пневмония белән Казанның 2нче клиник хастаханәсенә алып киленгән. Ике очракта да пациентларның хроник авырулары да булган диелә.
Рәсми статистикага ярашлы, Татарстанда коронавирустан барлыгы 76 кеше үлгән.
Республикада вирус йоктыруның тәүлеклек күрсәткечләре дә артуга таба бара. Узган тәүлектә 25 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Эпидемия дәвамында 7230 йогышлану очрагы булган, шулардан 6092 кеше савыккан дип хәбәр ителә.
Татарстанда 30 сентябрьдән җәмәгать транспортында битлек киюне тикшерүләр кырыслатыла. 29 сентябрьдә министрлар кабинетында киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов "Роспотребнадзор таләп иткән чаралар йомшартылмаска, кырыслатылырга тиеш" дип белдерде.
Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматынча, хәзер республиканың 15 мәктәбендә 20 сыйныф грипп һәм ОРВИ сәбәпле карантинга ябылган, бу еллык күрсәткечләрдән артмый.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирустан 177 кеше үлгән. Бу 17 июльдән бирле иң зур күрсәткеч. Илдә эпидемия башыннан яңа төр вирустан үлүчеләр саны 20 722 булды. Узган тәүлектә Русиядә 8 481 кешедә COVID-19 ачыкланган.