Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проект": Путин белән очрашырга җыенучылар башта ике атна изоляциядә була


Владимир Путин Мәскәүдә covid-һоспитальдә, архив фотосы
Владимир Путин Мәскәүдә covid-һоспитальдә, архив фотосы

Президент янында булырга тиешле кешеләр ике атна Сочи һәм Мәскәүдәге пансионатларда карантин уза.

Русия түрәләре, рәсми затлар президент Владимир Путин белән очрашыр алдыннан барысы да ике атналык мәҗбүри карантин үтә. Бу кагыйдә министрларга, түрәләргә, Путин бүләкләргә җыенган бөтен кешегә дә кагыла. Путин эшен яктыртып баручы журналистлар исә аерым яши дип яза “Проект”.

Бу кагыйдәләр җәй көне үк кертелгән. Путин янына килергә тиешле кешеләрне башта Сочидагы яки Мәскәүдәге изоляция урыннарына җибәрәләр. Сочида “Дагомыс” пансионатына, алар анда коронавируска тест нәтиҗәсен көтә. Вирус булмавы расланса, якындагы “Русь” пансионатына күчерелә, анысында шартлар уңайлырак, пансионат биләмәләрендә йөрергә рөхсәт ителә диелә.

Мәскәүнең Косыгин урамындагы хөкүмәт дачалары комплексында да изоляция узу җайга салынган диелә.

Путинга якынрак булган затлар аның Ново-Огареводагы резиденциясе территориясендә яшәргә тиеш була, ләкин анда урыннар бик тиз беткән дип яза “Проект”.

Путин очрашуларын төшерүче журналистлар да изоляциядә яши. Президентның барлык сәфәрләрендә озатып йөрүче журналистлар төркеме аның эшчәнлеген телевизордан трансляцияләр аша яктыртырга мәҗбүр диелә.

Көнбатышның бер илендә дә ил җитәкчесе коронавирус аркасында шул дәрәҗәдә изоляция ясамый дип искәртә авторлар. Путин сүзчесе Дмитрий Песков “Проект” журналистларына бу турыда мәгълүматка нинди дә булса аңлатма бирүне кирәк тапмаган.

XS
SM
MD
LG