Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысы бала табып үстерергә теләми


Бала алып кайту өчен дәүләт ярдәме 58 мең сум булырга тиеш дип белдергән респондентлар

Русияләрнең яртысы диярлек бала табып, аны тәрбияләргә теләкләре булмавын белдергән. Сораштыруда 18-45 яшь аралыгындагы хатын-кызлар һәм ирләр катнашкан. Социология тикшеренүен НАФИ аналитика үзәге уздырган.

Респондентларның 46 проценты бала теләмәвен әйткән. Тагын сигез проценты телим, ләкин моны эшләмәячәкмен дип белдергән. 42 проценты үзләрен бәби алып кайтырга әзер дигән.

Баласыз гаиләләр арасында бала тудырырга теләүчеләр 2018 елдан 9 процентка кимегән. Гаиләдә балалары булып, тагын берне алып кайтырга теләүчеләр исә, киресенчә, 12 процентка арткан.

Бала теләмәүчеләрнең 24 проценты акча җитмәүне, 12 проценты торыр җирләре начар булуны сәбәп итеп күрсәткән.

Бала табарга тәвәккәлләр өчен дәүләт ярдәме күләме якынча 58 мең булырга тиеш дип саный русияләр.

Бала табуга каршы булучылар арасында хатын-кызлар (51 процент) ирләргә караганда күбрәк (41 процент). Ханымнар бала табарга теләмәүләрен сәламәтлекләре начар булуы, яшьләре узуы һәм карьераларына зыян китерүдән куркулары белән аңлаткан.

XS
SM
MD
LG