Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп һәм аның хатыны Мелания коронавирус йоктырган


Дональд Трамп һәм Мелания Трамп
Дональд Трамп һәм Мелания Трамп

Президент гаиләсе карантинга күчә. Бу аның эшчәнлегендә чагылмаячак диелә.

АКШ президенты Дональд Трамп һәм аның хатыны Мелания Трамп коронавирус йоктырган. Бу турыда президент Twitter-да хәбәр итте.

“Бүген төнлә, @FLOTUS һәм мин COVID-19 булуын раслаган тест нәтиҗәләре алдык. Без кичекмәстән карантинга күчәбез һәм дәвалануны башлаячакбыз. Без моны бергә җиңеп чыгарбыз!” дип язган Трамп.

Президентның дәвалучы табибы Шон Конли Трамплар үзләрен яхшы хис итә дигән һәм президент дәвалану чорында үз вазифасын башкаруын дәвам итәчәк дип белдергән.

Аннан алда президент киңәшчесе Хоуп Хикс коронавирус белән авырып киткәне билгеле булды. Президент гаиләсе бу хәбәрдән соң карантинга китте.

АКШ президенты Дональд Трампка 74 яшь. 3 ноябрьдә ул икенче мөддәткә намзәт булып президент сайлауда катнаша.

АКШта пандемия башыннан барлыгы 7,31 млн кешедә COVID-19 ачыкланды, 208 мең кеше үлде. Яңа төр коронавирус белән зарарланучылар саны ягыннан АКШ дөньяда беренче урында.

XS
SM
MD
LG