Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кабат ике covid-һоспиталь ачылды 


Хатстаханәләргә эшләү авырга туры килә, дип белдерә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 

Казанда бүгеннән ике covid-һоспиталь ачылды. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләр арту сәбәпле, хәзер табибларга, хастаханәләргә авырга туры килә.

“Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау министрлыгы кискен респиратор авырулары белән эшләү авырга төшә. Бу берничә сәбәп белән бәйле. Беренчедән, халык авырый башлавына игътибар белән карый. Өйгә чакыручылар саны берничә тапкырга артты. Кешеләр COVID-19 булудан курка. Элек ОРВИ булганда өйгә табиб чакыру башка да килмәс иде. Коронавирус турында мәгълүмат җиткерү дә, мондый матбугат очрашуын уздыру да халык арасында ажиотаж куптара. Теләсә-кайсы ОРВИ очрагын коронавирус дип уйлыйлар. Һоспитальгә салырга, компьютер томографиясен уздырырга сорыйлар. Медицина оешмаларына эшләү авыр”, диде ул.

Жаворонков сүзләренчә, моңа кадәр ябылган ике covid-һоспитальне кабат ачарга булганнар.

“Хәзер без йогышлы чирләр хастаханәсен бераз бушатырга карар кылдык. Аларга ярдәм буларак республика клиник хастаханәсендә (РКБ) бүлек ачарга булдык. 12нче хастаханә вакытлыча тукталган иде. Бүгеннән алар эшли. Кирәк булса, covid авырулары өчен әзер булачак”, диде Жаворонков.

Шулай итеп, бүген Казанда 7 covid-һоспиталь эшли.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 28 очрагы теркәлде. Аларның бишесе хастаханәгә салынган, 23 кеше өйләрендә дәвалана. Узган тәүлектә тугыз кеше терелгән.

Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны зур тизлек белән арта. Узган тәүлектә авыручылар 9 412гә өстәлде. Иң күп авыручылар – Мәскәүдә. Анда узган тәүлектә 2704 кеше теркәлгән. Узган тәүлектә 186 кешенең гомере өзелгән.

XS
SM
MD
LG