Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House пандемия вакытында демократиягә зыян килүен белдерә


Кайбер илләрнең хакимиятләре, пандемияне сылтау итеп, сайлау иреген, сүз иреген, җыеннар иреген чикли диелә.

Коронавирус пандемиясе аркасында күп илләрдә демократия институтлары һәм кеше хокукларына басым ясала дип белдерде Freedom House хокук яклау оешмасы үзенең хисабында.

Хакимиятләр, пандемияне сылтау итеп, сайлау процессы, медиалар һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә бәйле чикләүләр кертә. Ким дигәндә 80 илдә демократия торышы начарайды диелә. Аларның күпчелеге демократиягә куркыныч яный торган һәм каты авторитар режим астындагы илләр ди авторлар.

Иң еш очрый торган проблемнар арасында хакимиятләрнең коронавирус белән бәйле вазгыять һәм аңа каршы чаралар турында ачык мәгълүмат бирмәве, коррупция артуы, хакимияттән канунсыз файдалану, матбугат иреген чикләү атала. Эпидемия белән көрәшүне сылтау итеп, хакимиятләр үзләренең вәкаләтләрен арттыра, бу вәкаләтләр сәламәтлек саклау өлкәсе кысаларында гына калмый диелә.

Хисапта Беларус мисал итеп китерелә. Бу илдә карантин чаралары кертелмәде, әмма эпидемия сылтавы белән кешеләрнең сайлау хокуклары чикләнде, аерым алганда, сайлауларга күзәтүчеләр кертелмәде.

Русия хакимиятләре пандемияне сылтау итеп медиаларга өстәмә чикләүләр кертте һәм җыеннар иреген тыйды диелә.

АКШта Дональд Трамп идарәсе дә тәнкыйть утына тотыла. Ул эпидемия хакында дөреслеккә туры килмәгән һәм каршылыклы белдерүләр белән чыкты диелә.

Пандемия сәбәпле чикләүләр кертергә кирәклеген танып, хисап авторлары бу чикләүләрнең адекват сыйфатта булуы һәм төгәл бер вакыт дәвамында кертелүе зарур дип саный. Хакимиятләр медиа иреген тәэмин итәргә, халыкның иң кыен хәлдәге төркемнәрен якларга һәм коррупциягә юл куймаска, аерым алганда, эпидемиягә каршы көрәш белән бәйле дәүләт заказларын бүлгәндә коррупцияне булдырмаска тиеш диелә хисапта.

Яз айларында эпидемия башында күп илләрдә карантин чикләүләре кертелгән иде. Алга таба кырыс чикләүләр алынды, ләкин августта-сентябрьдә инфекция кабат күтәрелеп китеп, илләр чикләүләрнең бер өлешен кире кайтарырга мәҗбүр булды.

Русиядә дә чикләүләр әкренләп кире кайта, аерым алганда, Мәскәүдә өлкәннәргә өйләрендә калырга киңәш ителде, зур ширкәтләрдән хезмәткәрләрен өйдән эшләүгә күчерүләрен сорадылар.

Рәсми саннарга ярашлы, Русиядә соңгы тәүлектә 9 412 кешедә яңа төр коронавирус табылган. Бу сентябрь башындагы саннардан ике тапкыр диярлек артык, һәм апрель-май күрсәткечләренә якынлаша. Мәскәүдә тәүлегенә ике мең кешедә коронавирус табылган, бу бер ай элек булганнан дүрт тапкыр артык.

XS
SM
MD
LG