Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайбычта "Тау иле керәшен татарлары" музее ачылды


Музей ачылышы
Музей ачылышы

Кайбычның Хуҗа Хәсән авылында керәшен татарларына багышланган "Тау иле керәшен татарлары" исемле ике катлы музей ачылды. Ул шәхси акчага төзелгән.

2 октябрьдә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында 84 яшьлек Вячеслав Данилов төзегән "Тау иле керәшен татарлары" исемле ике катлы, кирпечтән эшләнгән музей ачылды. Бу хакта Азатлыкка, үзе дә шушы музей ачылышында катнашкан археолог, төбәк тарихчысы Альберт Борһанов сөйләде.

"Музейны шушы авылда туып үскән, хәзер Казанда яшәүче Вячеслав Данилов ачты. Аңа финанс яктан улы Эмиль Данилов, Кайбыч районы җитәкчелеге булышкан", диде ул.

Борһанов сүзләренчә, музейда әлегә экспонатлар күп түгел. Кайбыч районы башлыгы музейны алга таба тагын да зурайтып республиканың керәшен татарлары музее ясарга тәкъдим иткән.

Музейда авыл тарихы, шәхесләр, Икенче дөнья сугышы тарихы һәм башка бүлекләр буенча экспонатлар урнашкан.

Борһанов сүзләренчә, музейның тышына "Тау иле керәшен татарлары музее" дип язып куелган. Бу исем аның хуҗасының фикерен чагылдыра.

"Вячеслав Данилов үзе керәшен татарлары элек мөселман булган дигән фикердә тора. Минемчә, әлеге музей белән татар милләтенең төрле төркемнәре бар икәнен, аларның һәрберсенең үзенчәлекләре барлыгын күрсәтергә кирәк. Мондый музей Татарстанга этнотуризмны үстерү өчен бик мөһим", дип белдерде төбәк тарихчысы Альберт Борһанов.

Ачылыш тантанасында Вячеслав Даниловка татар конгрессы исеменнән "Татар халкы алдындагы казанышлары өчен" медале тапшырылган.

Музей ачылышына Алабугадан "Алабуга" җыр һәм бию ансамбле, укучылар, укытучылар, Казаннан тарихчылар, журналистлар, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашкан.

Вячеслав Данилов - төбәк тарихчысы. 2018 елда аның Хуҗә Хәсән авылы тарихына багышланган китабы дөнья күрде.

XS
SM
MD
LG