Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Ишембай районы башлыгын вазифасыннан алуны таләп итү митингы узды


Митинг күренеше

Торатау шиханында узган тыныч җыенга 500ләп кеше килгән.

Башкортстанның Торатау шиханында халык Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахмановны вазифасыннан алуны таләп итеп тыныч җыен уздырды. Активистлар чарада биш йөзләп кеше катнашканын әйтә. Чарага тәртип саклау хезмәткәрләре дә килде.

Башкортстанның экология активистлары Азамат Габдрахмановның вазифасыннан китүен таләп итте һәм Куштау шиханын яклау чараларында катнашкан активистларны эзәрлекләүләр дәвам итүенә каршы чыкты.

Җыен Ишембай шәһәр идарәсе каршындагы мәйданда узарга тиеш иде, ләкин хакимият бу урында авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм концерт оештырды. Ишембай шәһәренең үзәгенә кергән юлда ЮХИДИ, полиция, Росгвардия хезмәткәрләреннән торган сак куелды. Җыенда катнашырга теләүчеләрнең күп өлеше үзәк мәйданга үтә алмады, шул сәбәпле чараны Торатау шиханы янында уздырырга карар ителде.

Җыен узган урынга полиция килде, алар тавыш көчәйткечләр аша халыкны таралырга өндәде. Ләкин активистлар полиция тавышын да уздырып, “Хурлык! Хурлык!”, “Отставкага!” дип кычкырды.

Ишембай районы башлыгының эшеннән китүен таләп иткән җыен бер сәгатьтән артык барды һәм тыныч тәмамланды. Чарада катнашучылар өйләренә таралды. Җыен вакытында Габдрахмановны вазифадан алуны таләп иткән мөрәҗәгатькә имзалар җыелды.

Ишембай районы җитәкчесенең китүен таләп иткән җыеннар биш атна рәттән уза. Һәр шимбәдә район кешеләре Ишембайга килеп, урам чарасына җыела.

Габдрахмановны активистлар муниципаль җитәкче абруена тап төшерә торган гамәлләр кылуда гаепли. 15 августта Куштау шиханын яклаучылар һәм Сода ширкәте яллаган кешеләр бәрелеше вакытында Габдрахманов экоактивистлар җәйләвен куып таратуда катнашкан. Аның үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы видеога төшереп алынган. Видеода битлек кигән Габдрахмановның активистларга сүгенү сүзләре белән кычкырганы күренә. “Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр”, ди Габдрахманов.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда Габдрахмановның китүе Куштау активистларының төп таләпләренең берсе булды. Хәбиров башта "үзебезнекеләрне сатмыйм" дип баш тартты, аннары Габдрахмановның кайбер башкорт милли хәрәкәте вәкилләре белән шәхси каршылыгы бар дип аның гамәлләрен аңлатырга тырышты. Хәбиров активистларга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

17 августта Ишембайда район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп берничә йөз кешелек митинг узды. 25 августта Башкортстан прокуратурасы Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә башлаганы билгеле булды.

Ишембай район шурасы депутатлары алдында Куштаудагы гамәлләрен аңлатканда Габдрахманов, үзен аклар өчен, "миңа сугышырга җыенган радикаллар белән эш итәргә туры килде" диде. Үзенең Куштауда активистлар җәйләвенә һөҗүмен сурәтләгән видеоларны ул "манипуляция һәм монтаж" дип атады. Андагы сүгенү сүзләре "Башкорт" оешмасы вәкилләренә генә кагылганын әйтте.

Габдрахманов кисәтү алу белән генә котылды. Азамат Габдрахмановка район шурасы депутатлары тарафыннан йомшак җәза бирелүенә җәмәгатьчелектә ачулы һәм иронияле җаваплар яңгырады.

фикерләр

XS
SM
MD
LG