Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда табиблар тагын бер covid-һоспиталь төзүне сорый


Радий Хәбиров табиблар белән
Радий Хәбиров табиблар белән

Зубово бистәсендәге яңа һоспиталь авыруларны сыйдыра алмый.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Зубово бистәсендә быел яз ахырында ачылган covid-һоспитальне караганда аның тулган булуына игътибар итте.

"Хастаханә бик булыша. Монда авыру учакларын сүндерүгә җайланган систем бар. Ләкин аның куәте дә чигенә якынлаша. Бу нисбәттән табиблар безнең алда тагын бер инфекция хастаханәсе төзү мәсьәләсен куя. Стәрлетамак-Салават тирәсендә, республика районнары өчен. Ялларда бу мөмкинлекне карарбыз һәм дүшәмбе киңәшмәсенә кадәр бер карарга килербез," дип язган Хәбиров ВКонтактеда.

Error rendering VK.

Хәбиров чыгарган видеодан күренгәнчә, яңа һоспитальдә урыннар җитми. Авырулар хастаханәнең коридорларында да ята.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелинның хастаханәдәге хәлләрне белешүенә җавап итеп кизү табиб Екатерина Кириллова авырулар күп, ә табиблар аз булуын әйтте. "Биш авыру үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган" диде табиб. "Авыру очраклары арта бара, без алга таба нишләргә икәнен аңларга телибез. Миңа калса, бер хастаханә генә бу эшне башкарып чыга алмастыр?" дип табибка сорау бирә Хәбиров. "Юк, булдыра алмас" дип җавап бирә аңа табиблар.

Хәбиров сүзләренчә, дүшәмбе көнне республикада коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле яңа фәрман чыгачак.

Башкортстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 44 яңа очрагы рәсмән теркәлде. Коронавирус белән хастаханәдә ятучылар саны да артты – 62 кеше иде, 82 булды. Республикада пневмония очраклары да соңгы көннәрдә зур тизлектә арта бара – узган тәүлектә 173 кешегә шундый диагноз куелган.

XS
SM
MD
LG