Популяр татар һәм башкорт җырчысы Радик Юлъякшин (Элвин Грей) рәсми вазифага билгеләнде. Ул Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның киңәшчесе булачак. Артист мәдәният үсеше һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып барачак. Бу турыда Республика хакимиятендә оператив киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде. Юлъякшин яңа вазифаны җәмәгать башлангычында, ягъни хезмәт хакы алмыйча башкарачак диелә.
“Ул башкорт мәдәниятен яшьләр арасында пропагандалау өчен бик күп әйберләр эшли, бик популяр кеше, хәзер дә безгә бик булыша, шуңа шундый карар кабул иттем” диде Хәбиров.
2019 елның мартында Хәбиров мәдәният һәм сәнгать буенча үзенең киңәшчесе итеп опера җырчысы, Башкорт опера театрының сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаковны алган иде.