Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хезмәт хаклары рейтингында Казан беренче егермелеккә кермәгән


Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы 42,1 мең сум, Уфада 44,7 мең сум дип бәяләнә.

Казан һәм Уфа уртача хезмәт хакы күләме ягыннан Русиянең зур шәһәрләре арасында югары урыннарны били алмаган. 100 шәһәрнең күрсәткечләре китерелгән исемлектә Уфа 24нче, Казан 26нчы урында. Рейтингны РИА Новости төзегән. Анда 2020 елның гыйнвар-июнь айларында уртача хезмәт хаклары турында Росстат мәгълуматын файдаланылган.

Рейтинг халыкның реаль хезмәт хакы нигезендә төзелгән, ягъни кешенең эшләп алган акчасына күпме тауар һәм хезмәтләр (стандарт җыелма) сатып ала алуы исәпләп чыгарылган. Шул рәвешле, хезмәт хакы югары булып, тауарлар да кыйммәт булган шәһәрләрнең рейтингта урыннары түбәнрәк булган.

2020 елның беренче яртысында уртача хезмәт хакы Казанда 42,1 мең сум, Уфада 44,7 мең сум дип китерелә. Казан кешесе бу акчага 2,37 стандарт җыелма, Уфада яшәүче 2,42 стандарт җыелма сатып ала алган диелә.

Русиядә иң яхшы яшәүче шәһәрләр – Мәскәү (уртача хезмәт хакы – 103,1 мең сум), Көньяк-Сахалински (97,4 мең сум), Салехард (94,9 мең сум) булып чыккан. Бу шәһәрләрдә уртача хезмәт хакы тауар һәм хезмәтләрнең стандарт җыелмасыннан якынча дүрт тапкыр артыграк.

Иң күп хезмәт хакы түләнә торган биш шәһәрнең дүртесе Себер шәһәрләре. Петербур сигезенче урында, анда уртача хезмәт хакы 66,5 мең сум диелә.

Русиянең иң фәкыйрь шәһәрләре – көньяк төбәкләрдә. Исемлек ахырында булган Ростов өлкәсе Шахты шәһәрендә уртача хезмәт хакы 28,5 мең сум тәшкил итә, бу акчага 1,43 стандарт җыелма гына алып була. Моннан тыш, Махачкала, Элиста, Иваново шәһәрләре дә рейтинг ахырында урнашкан.

Тауар һәм хезмәтләрнең иң арзаны - Саранскида, иң кыйммәт бәяләр Петропавловски-Камчатскида икәне ачыкланган.

XS
SM
MD
LG