Accessibility links

Казанда битлексез йөргән кондукторларны эштән куу белән янадылар 


Казан автобусында
Казан автобусында

Сентябрь аенда битлек кими эшләгән өчен 109 кондуктор кисәтү алган, 49ы - премиясез калган. 

Сентябрь аенда Казанда җәмәгать транспортында уздырылган тикшерү нәтиҗәләрен аяныч дип белдерделәр. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова шәһәр хакимиятенең киңәшмәсендә әйтте. Аның сүзләренчә, тикшерелгән 37 маршрутның 14ендә кондуктор һәм юлчыларның күпчелеге битлек кимәгән булган.

Казанның 2нче һәм 4нче транспорт оешмасы җитәкчеләренә кисәтү ясалган. Кондукторларны эштән куу белән яныйлар. 49 кондуктор инде премиясез калган.

"Сентябрьдә 5116 җәмәгать транспорты тикшерелде. Өч мең пассажирның битлексез йөрүе ачыкланды. Күпчелеге кисәтү ясагач битлек киде. 100дән артык кешене автобустан чыгарып җибәрдек. Барлыгы 158 кондуктор битлек кимичә эшләве ачыкланды. 109ы кисәтү алды. Ә 49 кондукторны премиядән мәхрүм иттеләр. Тагын мондый хәл кабатланса, кондукторларга карата катгый чаралар күреләчәк, эштән дә куылулары мөмкин", диде Казан шәһәре башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 27 очрагы теркәлде. Пандемия башыннан бирле республикада авыручылар саны 7 364кә җитте. Барлыгы 81 кешенең гомере өзелгән. Соңгы тәүлектә ике кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

Соңгы тәүлектә Русиядә COVID-19 белән авыручылар саны 10 888 булды. Узган тәүлектә 117 кешенең гомере өзелгән. Рәсми мәгълүматка караганда, пандемия башланганнан бирле үлүчеләр саны 21 475кә җитте.

XS
SM
MD
LG