Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда топонимнарның башкортча язылышын махсус җыентык итеп чыгарачаклар


Уфада урам атамасы
Уфада урам атамасы

“Башкорт энциклопедиясе” оешмасында махсус топонимия лабораториясе булдырырга тәкъдим ителде.

Башкортстан районнарында элмә такталарда оешма атамаларын башкортча язылышында хата җибәрү очраклары ачыкланган. Бу турыда оператив киңәшмәдә Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов хисап бирде. Утырышта “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” канунның үтәлеше тикшерелде.

2020 елда Башкортстан хөкүмәтенең телләр комиссиясе республиканың Бакалы, Шаран, Стәрлебаш, Федоров, Благовещенски, Кушнаренко районнарында республиканың дәүләт телләре кулланылышын тикшергән. Бу районнарда элмә такталарда башкорт телендә хаталы язу очраклары табылган.

Бадранов сүзләренчә, еш кына элмә такталарны җитештерүгә конкурсны Башкортстаннан читтәге оешмалар җиңеп чыга. Башкортча язмаларны алар онлайн-тәрҗемәче аша эшли, шуңа күрә хаталар күп була. Өстәвенә, бу ширкәтләр текстны дөрес итеп язу өчен башкорт хәрефләрен кулланмый.

Башкортстандагы авыл атамалары һәм башка топонимнарны туплаган каталог булмау сәбәпле, юк күрсәткечләре, элмә такталарда атамалар бозып языла дип сөйләгән Бадранов. Топонимнарның Башкортстанның дәүләт телләрендә дөрес язылышын бер җыентыкка тупларга дигән карар кабул ителгән. Моның өчен “Башкорт энциклопедиясе” дәүләт фәнни оешмасында махсус топонимия лабораториясе булдырырга тәкъдим ителгән.

2020 елда телләр комиссиясе милли мәгариф үсеше, туган телләргә дистанцион укыту, милли нәшрият мәсьәләләрен караячак.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәт утырышлары барышында башкорт һәм урыс телләреннән синхрон тәрҗемәнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсен дә күтәрде.

Сентябрь ахырында башкорт теле укытучылары белән очрашуда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров башкорт телен саклауга һәм үстерүгә республика хакимияте игътибары артачак дип сөйләде. Шул ук очрашуда ул республиканың төньяк-көнбатыш районнары татарлары телен “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” буларак искә алды.

XS
SM
MD
LG