Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар "куркыту өчен" тентүләрне туктатуны таләп итә


“Мемориал”, “Открытая Россия” һәм “Общественный вердикт” фонды Русиядә кешене куркыту өчен тентүләрне куллануны туктатуны һәм җинаять эшен карау кагыйдәләрендә тентү уздыру тәртипләрен үзгәртүне таләп итте. Бу турыда “Новая газета” яза.

Бу белдерүне хокук яклаучылар Түбән Новгородта журналист Ирина Славина фаҗигасеннән соң ясады. Өлкәдә чыгып килүче “Коза Пресс” бәйсез басмасы баш мөхәррире Ирина Славина соң эчке эшләр мнистрлыгы бинасы янында үз-үзен яндырды. Аннан алда аның фатирында тентү узган булган.

“Куркыту өчен тентү уздырулар туктатылырга тиеш, югыйсә тагын күпсанлы язмышлар сындырылачак” диләр мөрәҗәгать авторлары.

Мөрәҗәгатьтә хокук саклау оешмаларының канунны үзләренчә файдалануы да әйтелә. Мәсәлән, канунда аерым очракларда торак бүлмәдә тентүне мәхкәмә карарыннан тыш та уздырырга була диелгән. Шуңа нигезләнеп, тикшерү органнары күп очракларда тентүне “кичектергесез” дип белдереп, мәхкәмә рөхсәте алмыйча кешенең фатирларына килә. Мәхкәмәләр дә эшнең асылына карап тормыйча, тентүгә рөхсәтне тикшерү күпме сораса, шулкадәр язалар дип искәртә авторлар.

Тентү куркыту чарасына әверелә диелә белдерүдә. “Аны инде хәзер һәрвакыт диярлек иртән иртүк уздыралар. Еш кына ул керә торган ишекне төбеннән кубару яки кисеп ачу белән башлана” диләр авторлар.

Тентү узган кешеләр һәм аларның гаилә әгъзаларының бөтен компьютер техникасын, телефоннарын тартып алалар һәм еллар буе кайтармыйлар. “Мондый тентү, асылда, талаудан аз аерыла” диелә белдерүдә.

Хокук яклау оешмалары активистлары җәмәгатьчелекне, юристларны берләшеп, хакимияткә таләпләр туплап бирергә чакыра. Бу Ирина Славина рухына хөрмәт булып кына калмыйча, аның белән булган фаҗигага китергән шартларны бетерүгә хезмәт итәр иде дигән авторлар.

2 октябрьдә Koza Press басмасы баш мөхәррире Ирина Славина Түбән Новгородтагы өлкә эчке эшләр идарәсе бинасы янында үз-үзен яндырды. Моны эшләр алдыннан Славина Facebook-та “Минем үлемемдә Русия Федерациясен гаепләвегезне сорыйм” дип язып калдырган. Бер көн алдан Славина өендә эшмәкәр Михаил Иоселевичка каршы ачылган җинаять эше кысаларында тентү узган. Тентү вакытында Славинаның электрон җиһазларын, шәхси әйберләрен, документларын, кесә дәфтәрләрен алганнар.

Кеше хокуклары шурасының (СПЧ) ватандашлык җәмгыятен үстерү комиссиясе хокук саклау органнарының гамәлләрен вазифа вәкаләтләрен арттыру һәм үз-үзен үтерүгә җиткерү маддәләре нигезендә тикшерергә кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG