Җәйнең өч аенда сәясәт турындагы китапларга ихтыяҗ узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда 30 процентка, хәрби эшчәнлек, махсус хезмәтләр турында китаплар белән кызыксыну 17 процентка арткан. Сентябрьдә бу жанрлар тагын да ныграк популярлашкан - сәясәт турында китапларны 51 процентка, ә сугыш кору гыйлеме турындагы китапларны кешеләр 35 процентка ешрак сатып ала башлаган. Бу турыда МБХ медиа яза.
Джин Шарпның “Диктатурадан демократиягә. Азатлык алуның стратегиясе һәм тактикасы” дигән китабы сәясәт турындагы китаплар арасында беренче урынга чыккан. Бу авторны “төсле революцияләр атасы” дип атыйлар. Икенче урында – “Русия дәүләтчелеге идеологиясе. Русия континенты”, өченче урынга Джон Колеманның “Комитет 300” китабы чыккан.
Махсус хезмәтләр турындагы китаплар арасында Эдвард Сноуден турындагы китап беренче урында бара.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Беларуста испан фәлсәфәчесе Хосе Ортега-и-Гассетның “Массалар күтәрелеше” дигән китабын күбрәк укый башлаганнар. Бу китапны сату 2020 елның җәй айларында апрель-май белән чагыштырганда 104 тапкыр үскән.