Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальный штабы башлыгы: ТИҮ берләшү теләде, ләкин конкрет тәкъдимнәр булмады 


Олег Емельянов
Олег Емельянов

Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе татар милли хәрәкәте максатлар куеп эшли белми диде.

Оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе Олег Емельянов Татарстанда милли хәрәкәт вәкилләрен максатлар куеп эшли белмәүдә гаепләде. Бу хакта ул Idel.Реалии белән әңгәмәсендә әйтте. “Бөтентатар иҗтимагый үзәге безгә гел “әйдәгез берләшик” дип әйтеп килде, ләкин берләшеп ни эшләргә – тәкъдим итә алмадылар” дип белдерде Емельянов. "Ни өчен сез Фәүзия Бәйрәмова кебек җәмәгать эшлеклеләрен, "Азатлык" яшьләр берлеге активистларын эзәрлекләүгә карата бер фикер дә белдермисез?" дигән сорауга, өлгермибез, "барысын да күзәтеп бара алмыйбыз", дип җаваплады.

Емельянов Татарстанда татар телен мәктәпләрдә мотлак укыту булырга тиеш түгел дип саный. Ул урыс телендә сөйләшүчеләр күбрәк булганга, бу тел мәктәпләрдә укытылырга тиеш диде. Ә татар теленең мәктәпләрдән куылуына җирле хакимият җаваплы дип белдерде.

Коррупциягә каршы көрәш фонды 9 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең байлыклары турында видео чыгарды. Фильмда Татарстанның 90нчы елларда бәйсезлек өчен көрәшкәне сурәтләнә, Шәймиев, Миңнеханов, Метшиннар кланнарының бу суверенитеттан файдаланып үз кесәләрен калынайтканы әйтелә. Мәсьәләнең болай яктыртылуы татар милли даирәләрендә ризасызлык тудырды. Кайбер блогерлар Навальный такымын Татарстан эчендәге вазгыятьне белмәүдә гаепләде.

Емельянов исә видео үз максатларына иреште, күп кеше кайбер әйберләрне күреп шок кичерде диде.

XS
SM
MD
LG