Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 сәбәпле 112 мәктәп өлешчә карантинга ябылган


203 сыйныф дистанцион укуга күчерелгән.

Башкортстанда яңа төр коронавирус сәбәпле 112 мәктәпне өлешчә карантинга япканнар. Бу турыда Башкортстан мәгариф министрлыгы мәгълүматына таянып РБК яза. 5 октябрьгә алынган саннарга караганда, Башкортстанда барлыгы 203 сыйныф дистанцион укуга күчерелгән.

“Хәзерге вакытта республиканың гомуми белем бирү оешмаларында санитар-эпидемиология хәле тотрыклы, бу укуны гадәти режимда дәвам итәргә мөмкинлек бирә” дигәннәр министрлыкта.

Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү өчен нигез юк диелгән җавапта. Хатка Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүләтбердин кул куйган диелә.

Сентябрь ахырында Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин республикада мәктәпләрендә 139 укучыда коронавирус табылды дип хисап биргән иде. 15 сентябрьгә булган мәгълуматка ярашлы, 67 укытучыда COVID-19 табылган, барлыгы 323 бала өйдән торып укуга күчерелгән диелде. Мәгариф министрлыгы карары белән, Башкортстанда көзге каникуллар 26 октябрьдә башлана һәм 10 көн дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG