Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада су пычрану һәм диңгез хайваннарының күпләп үлүе турында җинаять эше ачылды


Үлгән диңгез хайваннары
Үлгән диңгез хайваннары

Авача култыгы яры буендагы су нефтьле матдәләр белән пычранган.

Камчаткада Авача култыгы яр буе сулары пычрануы белән бәйле җинаять эше ачылган. Бу турыда Русия тикшерү комитеты хәбәр итә.

Җинаять эше экологиягә куркыныч тудыручы матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозу һәм диңгез мохитын пычрату маддәләре нигезендә ачылган. Яр буе суларын анализлаганнан соң, анда техник майга охшаган, нефть кушылган матдә булуы ачыкланган.

Аннан алда Русия баш прокуратурасы Камчаткада судан алынган анализлар агулы матдә булуын күрсәтмәде дип белдергән иде. Суда янучан-сылау материаллар гына табылды диелде.

Элегрәк Камчаткадагы балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты һәм Тын океан география институты Камчатка филиалы белгечләре Авача култыгы ярында билгесез матдә белән агулану сәбәпле диңгез организмнарының 95% һәлак булды дип белдергән иде. Галимнәр сүзләренчә, 10 метрдан алып 15 метрга кадәр тирәнлектә хайваннар үлүе күзәтелә.

Сентябрь ахырында Камчаткада яшәүчеләр Авача култыгында Халактыр пляжында суның төсе үзгәргәнен хәбәр итте. Серфинг белән шөгыльләнүчеләр суда булганнан соң күзләре кызаруын, тән тиресе кызышуын әйтте. Блогерлар ярга чыгып үлгән йөзләрчә диңгез хайваны үләксәсе фотоларын социаль челтәрләрдә чыгарды. Соңрак Бабья култыгында, Зур һәм Кече лагерный култыкларында да диңгез хайваннарының үлеме турында билгеле булды.

Төбәк тикшерү комитеты һәм Камчатка районара табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү башлады. Алар яр буе диңгез суларында нефть продуктлары белән пычрану дәрәҗәсе 3,5 тапкыр, фенол белән зарарлану 2,5 тапкыр артыграк булуын ачыклады.

Greenpeace оешмасының Русия бүлеге Камчатка ярларында экология һәлакәте бара дип белдерде. Экология активистлары су пычрануның сәбәпләрен кичекмәстән тикшерүне һәм табигатькә китерелгән зыянны төзәтүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG