Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны рекордлы дәрәҗәгә артты


Узган тәүлектә 12 126 кешедә коронавирус рәсмән расланган.

Русиядә COVID-19 пандемиясе башыннан вирус йоктыруның иң югары күрсәткече теркәлгән. Узган тәүлектә коронавирус 12 126 кешедә рәсман расланган. Бу турыда стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә.

Моңа кадәр рекордлы сан 11 майда булган, 11 656 кеше зарарланганы ачыкланган.

Хәзер Русиядә барлыгы 1 272 238 кешедә коронавирус расланган, 22 257 кеше үлгән. Узган тәүлектә вирус 201 кешенең гомерен өзгән.

Дөньяда да COVID-19 йоктыру очраклары моңарчы булмаганча артты. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматынча, узган тәүлектә барлык илләрдә 338 779 кешедә коронавирус ачыкланган. Бу пандемия башланганнан алып иң зур тәүлеклек күрсәткеч. Аңа кадәр шундый зур сан 2 октябрьдә булган: тәүлегенә 330 340 кешедә вирус табылган.

Европа илләрендә узган тәүлектә 96 996 яңа очрак теркәлгән. Бу да сәламәтлек саклау оешмасы алып барган статистикада иң зур сан.

Хәзер дөньяда коронавирус белән авыручылар саны 36 миллион 2 мең кеше дип хәбәр ителә. Джонс Хопкинс университеты мәгълүматына караганда, дөньяда коронавирус эләктерүчеләр саны 36 миллион 445 мең кешегә җитте.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматынча, пандемия барлыгы 1 049 810 кешенең гомерен өзгән. Джонс Хопкинс университеты хәбәр иткәнчә, барлыгы 1 060 913 кеше коронавирус корбаны булган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 32 кешедә коронавирус рәсман расланган. Вирус йоктыручыларның гомуми саны – 7480 кеше. Барлыгы 83 кеше үлгән, 8 октябрьдә тагын ике кешенең үлеме республика рәсми статистикасына кертелде. Казанның 7нче хастаханәсендәге covid-һоспитальдә 1963 елгы ханым, яңа төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсендә 1966 елгы ир коронавирус аркасында башланган пневмониядән үлгән дип хәбәр ителде.

Роспотребнадзорның Татарстандагы вәкиле Любовь Авдонина матбугат очрашуында сөйләгәнчә, республикага Русия курортларыннан һәм чит илдән дә коронавирус эләктереп кайту очраклары бар. Хәзер барлыгы 34 шундый очрак теркәлгән. 22 се – Кара диңгез буе курортларыннан (Кырымнан 9 кеше), 12 кеше Төркиядән вирус йоктырып кайткан диелә.

Башкортстанда 9 августка 9191 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә 47 очрак теркәлгән. 557 кеше авырудан дәвалана, барлыгы 43 кеше үлгән дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG