Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты ил хөкүмәтен таратты


Кубатбек Боронов.
Кубатбек Боронов.

Сооронбай Жээнбеков үзе дә яңа парламент сайлауларыннан соң президентлыктан китү ихтималы турында белдерде.

Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков ил хөкүмәтен һәм премьер-министр Кубатбек Бороновны вазифаларыннан азат итү турында карарга кул куйды. Бу хакта ил башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыргызстан хөкүмәте башлыгына берничә намзәт дәгъва кыла. Аларның берсе - колониядән азат ителгән элекке депутат Садыр Жапаров, аның Жээнбеков белән элемтәләре бар дип сөйлиләр.

9 октябрь иртән "Республика", "Ата Мекен", "Бир Бол" һәм "Реформа" фиркаләре премьер вазифасына оппозиция сәясәтчесе Омурбек Бабановны тәкъдим итте.

Кубатбек Боронов та яңадан премьер булырга мөмкин дип фаразлана. Тагын бер намзәт - Аскар Сидиков. Аны Кыргызстанның Эшмәкәрләр берлеге тәкъдим итә.

Моңа кадәр Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул илдәге сәяси хәл иң кискен ноктасына җитте бип белдерде. Вазгыятьне тотрыклы хәлгә китерү өчен парламент сайлауларын яңадан уздырырга һәм ил хөкүмәтен отставкага җибәрергә кирәк диде президент. Ул шулай ук яңа хакимият сайлап куелганнан соң президент вазифасыннан китәргә әзерлеген әйтте.

Кыргызстанда атна башыннан протестлар бара. 4 октябрьдә парламент сайлауларында җиңелгән оппозиция фиркаләре тарафдарлары урамнарга чыкты. Протестчылар парламент һәм берничә хөкүмәт бинасын яулап алды, Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаев һәм аның тарафдарларын төрмәләрдән азат итте. Илнең үзәк сайлау комиссиясе парламент сайлауларының нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды.

Президент матбугат хезмәте 8 октябрьдә Сооронбай Жээнбеков илдә тәртип урнаштыру турында сөйләшүләр алып баруын, анда үзенең импичменты мөмкинлеген дә караганын хәбәр итте. Ләкин бу депутатларның саны җитмәү сәбәпле әлеге карар легитим булмаячак диелде.

Шул ук вакытта илнең көньягындагы Ош һәм Кара-Су шәһәрләрендә Жээнбековны яклап берничә йөз кеше катнашында митинглар узды.

Кыргызстанда чуалышлар вакытында 1200дән артык кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG