Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Ислам институтының лицензиясе кайтарылган


Архив фотосы
Архив фотосы

Институтның лицензиясе 2019 елда ике тапкыр вакытлыча туктатылган иде.

Мәскәү Ислам институтының (МИИ) лицензиясе кире кайтарылган. Бу хакта үз Facebook битендә уку йортының җитәкчесе Дамир Мөхетдинов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәте (Рособрнадзор) Мәскәү ислам институтының (МИИ) лицензиясен быелның июль аенда вакытлыча туктаткан иде. Бу карар уку йортында уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә чыгарылганы әйтелде.

Русия мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова Азатлыкка әйтүенчә, техник сәбәпләр аркасында лицензия туктатылу дәверендә институтта күп кенә эшләр эшләнгән.

"Беренче чиратта укыту һәм фәнни базага кагылышлы эшләр эшләнде. Уку програмнары яңартылды, яңа фәннәр кертелде, методик база ныгытылды. Сентябрь башында ректор Дамир Мөхетдинов яңадан лицензия алу өчен Рособрнадзорга мөрәҗәгать итте. Тикшерү барышында МИИ барлык таләпләргә туры килә дип табылды һәм яңа лицензия бирү турында карар кылынды. Моңарчы башка ислам вузларына күчерелгән студентлар дүшәмбедән башлап кире үзебезгә кайтарыла башлый", диде.

Мәскәү ислам институтын гамәлгә куючы – Русия мөселманнары диния назәрәте. Оешма сайтында аның лицензиясе 2019 елда ике тапкыр вакытлыча туктатылган булуы әйтелә. Мартта һәм июньдә узган тикшерүләрдән соң шундый карар чыгарылган. Лицензия туктату сәбәбе дип институтның алдан әйтелгән җитешсезлекләрен төзәтмәве атала. Аерым алганда, акчасы булмаганлыктан, институт инвалидлар өчен бинага керү, анда хәрәкәт итү мөмкинлекләрен булдырмаган, шулай ук медицина бүлеген дә җиһазландырмаган диелә. Бу җитешсезлекләр аркасында уку йортының лицензиясе 2020 елның 29 маена кадәр туктатып торылган.

Белем бирүгә рөхсәт булмаганлыктан, Мәскәү ислам институты шәкертләренә Казандагы Русия ислам институтына һәм Дагыстан һуманитар институтына күчәргә киңәш иткән иде.

XS
SM
MD
LG