Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида полиция элекке губернаторны яклап чыккан халыкны куып таратты: тоткарланучылар бар


Каршылык чарасы хөкүмәт бинасы янында Ленин мәйданында оештырылды.

Хабаровскида куәт оешмалары сак астына алынган төбәкнең элекке губернаторы Сергей Фургалга теләктәшлек күрсәтеп митингка чыккан халыкны куып таратуда беренче тапкыр көч кулланды. Бу хакта DVhab.ru хәбәр итә. Басма язуынча, 25ләп кеше тоткарланган.

"ОВД-Инфо" тоткарланучыларның ким дигәндә тугыз кеше булуын яза.

Шимбә көнне Хабаровскида каршылык чарасы гадәттә күп кеше катнашында уза.

  • Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.
  • Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

XS
SM
MD
LG