Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда киңкүләм чаралар уздыруны чикләргә ниятлиләр


Стәрлетамакта тагын бер йогышлы авырулар хастаханәсе төзелә башлады

Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле Башкортстанда халыкның күпләп җыелуын күздә тотучы чараларга чикләү кертеләчәк. Бу турыда үзенең ВКонтактедагы битендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Моннан тыш, Стәрлетамакта бүген тагын бер инфекция хастаханәсе төзелеше башланды.

"Шундый кыска вакыт эчендә яңадан йогышлы авырулар хастаханәсе төзү турында карар кабул итәрбез дип уйламаган идем. Бу Стәрлетамак, һәм монда эш башланды да инде. Без чыннан да 15 декабрьгә аны ачачакбыз. Ләкин мин бүтән әйбер турында әйтмәкче идем. Без авырый башладык, бик күп авырыйбыз, һәм бу җитди борчу тудыра. Безнең сәламәтлек саклау өлкәсе моны күтәрә ала, без өстәмә койка-урыннар фондын ачабыз. Ләкин безгә кабаттан бу турыда уйланырга кирәк, битлек кию тәртибенә, социаль ара калдыруга күпкә җитдирәк карарга кирәк. Оператив штаб иң якын арада карар кабул итәр, һәм без зур чаралар санын кискен рәвештә кыскартачакбыз", дип язган Хәбиров.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы 10 октябрьгә биргән мәгълүматка караганда, узган тәүлектә 49 кешедә COVID-19 расланган, мондый сан соңгы тапкыр җәй айларында, коронавирус чикләүләре алына башлаган вакытта булган. Барлыгы 9 240 кешенең коронавирус йоктыруы рәсми расланган.

COVID-19 белән авырып вафат булучылар саны да арта. Бүген хәбәр ителгәнчә, Бәләбәйдә 1956 елгы ханым үлгән. Барлыгы Башкортстанда, рәсми саннарга караганда 44 кеше коронавирустан вафат булган.

11 октябрьдә Уфада Башкорстан республикасы көне һәм Шәһәр көне бәйрәм ителә. Шәһәр көне июньдә узарга тиеш иде, ләкин коронавирус эпидемиясе сәбәпле күчерелде. Бәйрәм кысаларында спорт чаралары, төрле бәйгеләр, Русия һәм Башкортстан эстрада йолдызлары – "Zainetdin" шоу-проекты, Elvin Grey, "ДДТ" рок-төркеме һәм Юрий Шевчук катнашында зур концерт та булырга тиеш. Бәйрәм кичен салют очырту белән тәмамланыр дип көтелә. Бәйрәм концертлары республиканың башка шәһәрләрендә дә узачак.

XS
SM
MD
LG