Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Кашин Казанны 80 еллардагы Баку белән чагыштырды


Олег Кашин
Олег Кашин

Журналист сүзләренчә, күпмедер вакыттан соң Казандагы милләтара дуслык тарихта гына калачак.

Журналист Олег Кашин Казанны 80 еллардагы Азәрбайҗан башкаласы белән чагыштырды. Бу хакта ул "Комсомольская правда" радиосында чыгучы "Судный день" тапшыруында белдергән. Эфирда сүз Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасындагы низаг турында барган. Кашин Бакудагы хәлләр киләчәктә Казанда да кабатланырга мөмин дип белдергән.

"Аңлыйсызмы, 80 еллардагы Баку, Юлий Госман яшәгән чор турында сөйләгәндә – күпмилләтле шәһәрнең чәчәк атуы, әрмәннәр белән азәрбайҗаннарның дус яшәве – бу хикәя хәзерге Казан, яки хәзерге Уфа турында булуын аңлыйм. "Кайчандыр руслар белән таталар бергә яшәгән бит”, дип, күпмедер вакыт узганнан соң анда да бу хәл үткәндә генә калуы бар”, дип белдергән Кашин.

Олег Кашин сүзләренчә, элекке Советлар берлеге биләмәләрендә генә түгел, Русиянең эчендә проблемнар күп.

"Элекке Советлар берелеге картасында авыр нокталар күп дип саныйсың. Ләкин боларның барысы да Русия федерациясенең тышкы чигендә бара. Мин илнең эчендә дә проблемнар күп дип саныйм. Татарстандагы кебек милләтара мәсьәләләр генә түгел, без Хабаровски мисалын да күрдек. Үзәк хакимият урыслар яшәгән урыс төбәгендә дә төбәк халкын үзенә каршы кора ал"”, дигән Кашин.

Моңа кадәр дә Олег Кашин Татарстанга карата тискәре фикерләр белдерү белән истә калды. Быел ул Татарстанны бәйсез Албания белән чагыштырды, республикада татар телен укытуны туктатуны хуплавын әйтте, Татарстанда татар милләтле министрлар күп булуын белдерде. Журналист шулай ук Казан һава аланын Габдулла Тукай исеме белән атауга да каршы чыккан иде. Ул моны Казанның "күпчелек дәрәҗәдә урыс шәһәре" булуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG