Accessibility links

Кайбычта вакытлы covid-һоспиталь ачыла


Russian COVID-19 vaccine sample
Russian COVID-19 vaccine sample

Моңа кадәр Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында авыручыларны Буадагы covid-һоспитальгә озаталар иде.

Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә covid-һоспиталь ачыла. Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

"COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә "Кайбыч үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак", дип язды Рәхмәтуллин.


Азатлыкның үз чыганагы Апаста да короновирус белән авыручылар өчен хастаханәдә бүлек ачылачагын әйтте. Моны Буада эшләүче covid-һоспитальдә буш урыннар калмау белән бәйләп аңлаттылар. Ләкин Апас районы үзәк хастаханәсе баш табибы бу сүзләрне кире какты.

"Әлегә берни әйтә алмыйм. Бездә әлегә план нигезедә дәваланучы авырулар ята. Коронавирус белән авыручылар Буа һәм Казанга җибәрелә. Буада авыруларны кабул итәләр, компьютер томографиясе эшли. Кайбычка җибәрергә әле күрсәтмә төшмәде", диде Апас хастаханәсе баш табибы Алмаз Алиуллин.

Октябрь башыннан Апаста 2, Кайбычта 1 коронавирус очрагы ачыкланган.

XS
SM
MD
LG