Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстан суверенлыгының 30 еллыгын искә алу митингы узды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

11 октябрь Башкортстан республикасы көне, республика суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел тулды. Шулай ук пандемия сәбәпле кичектерелгән башкала көне дә бүген билгеләнде.

Башкорт җәмәгатьчелеге 11 октябрь башкаланың Александр Матросов паркында Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителү уңаеннан стела булачак урынга куелган таш янында җыелды узды. Полиция хезмәткәрләре битлек кимәгәннәр янына килеп кисәтеп йөрде, шулай булуга карамастан, битлексезләр дә күп иде, тоткарланучылар булмады.

Уфада суверенитет декларациясенең 30 еллыгын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

Чараны оештыручы һәм алып баручы башкорт мәгарифен үстерү максатыннан оешкан "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев булуына карамастан, полиция хезмәткәрләре мәхкәмә тарафыннан гамәлдән чыгарылган "Башкорт" оешмасының элекке рәисе Фаил Алчыновка чараны урам җыенына әйләндермәскә дигән таләп куйды.

Чараны Ирек Агишев алып барды. Ул чыгышында республика төзелүнең 100 еллыгын зурлап уздырган кебек бу бәйрәмне дә ел ахырына кадәр зурлап билгеләргә чакырды. Федераль үзәк белән республика арасындагы ике яклы шартнамәне яңартуны таләп итте. Чарада ике яклы килешүне таләп итеп имза җыя башлау игълан ителде.

Активист Руслан Габбасов: "Безгә урам җыены уздырырга рөхсәт итмәделәр. Шуңа халык җыены итеп уздырырга мәҗбүр булдык. Бүген бу көнгә битараф булмаган кешеләр җыелды", дип чыгыш ясады. Республика җитәкчелегенең декларация кабул ителүне искә төшермәвенә борчылу белдерде.

Бөредән килгән Рәис Даутов милли хәрәкәтне кабат оештырырга, районнарда бүлекчәләрне ачарга чакырып чыгыш ясады.

Салават шәһәреннән килгән "Акбузат" оешмасы рәисе Мәҗит Әминев:

"Мөстәкыйльлек турында телгә алучы юк. Башкортстан халкы мөстәкыйльлекне кайтаруны тели. Монда халык күпләп катнашмаса да, күпләрнең күңелендә шул теләк. Суверенитетны кайтармый торып, Башкортстанның, башкорт халкының киләчәге юк. Кремль, мөстәкыйльлекне кайтар!", дип чыгыш ясады.

Үзен Марина Куштау дип атаган хатын Куштауны саклап җыелган кебек, республиканы да сакларга чакырды.

"Бу мөселман ресубликасы, мин аларны хөрмәт итәм. Республикабызны саклыйк. Балаларга калдырыйк. Югыйсә, безнең республика милкен урлап бетерәчәкләр", диде.

Чарада катнашучы Наталья Королева да барлык халыкка берләшеп республика байлыгын, экологияне сакларга чакырып чыгыш ясады.

Чарада башкорт милли хәрәкәтендә катнашмаган кешеләр, урыс милләте вәкилләре дә күп иде. Алар Куштау үрнәгендә берләшеп эш итү кирәклеген билгеләделәр.

Ишембайдан килгән коммунист Фәрит Рәхмәтуллов республиканы федераллар, мәскәүлеләр талап бетереп баруына зарланды.

Фәрит Рәхмәтуллов
Фәрит Рәхмәтуллов

"Без республиканы сакламасак, федераллар урлап бетерәчәкләр. Чөнки кануннар алар яклы. Алар безнең җирне кулга төшерә һәм сәүдә үзәкләре төзи. Кая сәнәгать? Башкортстан Швейцариядән матуррак. Күпме урманнары бар, аларны да кыйратып бетереп баралар. Кытайлар да кысып килә. Суверенитет булсын өчен гадел сайлауларны кайтарыга кирәк. Халык сайласа, алардан таләп тә итә алачак", диде.

Ул полиция тарафыннан Куштауда тукмалуы турында сөйләде. "Йокыдан уянырга" чакырды.

Чара ахырында мөрәҗәгать кабул ителде. Анда 30 ел элек кабул ителгән декларациянең Русянең федерализмын саклауда үзәк урын тотуы әйтелгән. Ил белән идарә итүдә халык мәнфәгате түгел, ә финанс-сәнәгать төркемнәре файдасына алып барылуы, алар нәтиҗәсендә экологик каршылык тууы билгеләнгән. Документта федераль үзәк белән ике яклы килешүне тергезү кирәклеге таләп ителгән.

Республикада бәйрәм көне уңаеннан Уфада тантаналы чаралар үтте. 11 октябрь Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров курай тавышы астында Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салды. 10 октябрь тантаналы утырышта ул пандемия сәбәпле туган авырлыклар, аңа каршы тору, икътисад турында чыгыш ясады. Декларация кабул ителүнең әһәмиятен, нәтиҗәләрен телгә алмады.

XS
SM
MD
LG