Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстан оешмаларына хезмәткәрләрен өйдән эшләүгә күчерергә киңәш итте


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Республикада көзге каникуллар 17 октябрьдән башлана. Күп кеше катнашындагы чаралар уздырылмаячак.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров оешмаларга хезмәткәрләрен өйләренннән эшләүгә күчерергә киңәш бирде. Бу турыда ул хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

“Әлегә ниндидер процент куймыйм, мөмкин булганча өйдән эшләүгә күчүне киңәш рәвешендә кабул итик, аннары карарбыз” диде Хәбиров.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китергән саннарга караганда, узган тәүлектә республикада COVID-19 тагын 58 кешедә расланган. Эпидемия башыннан вирус барлыгы 9402 кешедә ачыкланган. 104 кеше хастаханәләрдә дәвалана, узган атнада 25 кеше стационарга салынган. Забелин Башкортстанда коронавирус очраклары арта дип белдерде, шулай да күрше төбәкләр белән чагыштырганда хәл тотрыклы диде. Шул ук вакытта пневмония очраклары да арта бара. Коронавируслы авырулар өчен 2600 ятак корылган, 21 проценты әлегә буш тора диде министр.

Коронавирус таралу куркынычы булганлыктан, Башкортстанда көзге каникулларны озайтырга карар ителде. Көзге яллар 17 октябрьдә башланып, 4 ноябрьгә кадәр барачак. Киңәшмәдә Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин мәктәпләрдә йогышлы авырулар статистикасын китерде. 983 бала ОРВИ белән чирләгән, 200 гә якын балага коронавирус диагнозы куелган. 150дән артык укытучыда COVID-19 расланган. Якынча 4800 бала карантинда. Коронавирус таралу 29 авыл һәм шәһәрдә күзәтелә дигән министр.

Башкортстан мәдәният министры Наталья Лапшина мәдәни чараларда залларны 30 процентка гына тутыру тәкъдиме белән чыкты. Түгәрәкләрне уздырмый торырга, урам чаралары санын ике тапкыр киметергә, иң кирәклеләрен генә уздырырга дип тәкъдим итте министр. Радий Хәбиров республикада планлаштырылган зур чаралар узмаячак диде. “1 декабрьгә кадәр буласы бөтен чаралардан баш тартырга яки техник рәвештә уздырырга кирәк, аз кеше катнашында һәм кагыйдәләрне катгый үтәү шартларында” диде Хәбиров.

Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә Башкортстанда 58 кешедә коронавирус ачыкланган. Эпидемия башыннан барлыгы 46 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG