Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда атыш вакытында үлүчеләр арасында Росгвардия вәкилләре дә бар


Грозный, архив фотосы
Грозный, архив фотосы

Соңгы өч көндә Чечняда террорчылыкка каршы ике чара уздырылган

Грозный шәһәренең Октябрьски районында 13 октябрьдә атыш булып, җиде кеше үтерелгән. Шуларның өчесе хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре дип хәбәр итә Илкүләм террорчылыкка каршы комитет (НАК). Соңрак НАК Росгвардиянең ике вәкиле үлүен, ә берсе яралануы турында белдерде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре махсус операция уздырган. Аларга каршы ут ачканнар. Моңа җавап итеп полиция дә ут ачкан, дүрт кешене үтергән диелә. НАК хәбәрендә бу кешеләр “бандитлар” дип атала.

Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров атышта хокук саклау оешмаларының ике вәкиле үлүен яза. Өченче хезмәткәрне ул телгә алмый. Кадыров бу канунсыз кораллы оешма әгъзалары төбәккә чит илдән килгән дип белдерә.

Сишәмбе иртән, террорлык гамәлләре булу куркынычы турында хәбәрләр булганга, Грозныйның Октябрьски районында террорчылыкка каршы операция режимы кертелде. Чара вакытында кораллы кешеләр күреп алынган, алар хосусый йортларның берсенә кереп качкан диелә. Аларга полициягә бирелергә тәкъдим ителгән, әмма моңа җавап итеп алар ут ачкан.

Кавказ.Реалии язганча, полициягә аткан кешеләр томаланган йорт соңыннан ут төртеп яндырылган.

Хәзер шәһәрдә кеше күп җыела торган урыннарны саклау көчәйтелде диелә оператив штаб хәбәрендә.

Соңгы өч көндә Чечняда террорчылыкка каршы махсус операция икенче тапкыр уза. 11 октябрьдә республиканың Серноводски районында ике кеше үтерелде, алар канунсыз кораллы оешма әгъзалары дип шикләнелә.

XS
SM
MD
LG