Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума интернетта тыелган мәгълүматны бетермәгән өчен 15 миллион сумга кадәр штрафларны хуплады


Русия думасы
Русия думасы

Физик затларга 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф җәзасы бирү күздә тотыла

Русия думасы интернетта мәгълүматны көйләү өлкәсендә канун төзәтмәләрен беренче укылышта хуплады. Бу үзгәрешләр хакимият тарафыннан тыелган мәгълүматны интернеттан алып куюдан баш тартучыларга кагыла. Төзәтмәләр административ хокук бозулар турындагы кодекска кертеләчәк.

Төзәтмәләргә ярашлы, тыелган мәгълүматны бетерүдән баш тарткан өчен 15 миллион сумга кадәр штраф каралган.

Канун өлгесен “Бердәм Русия” депутатлары Александр Хинштейн һәм Сергей Боярский әзерләгән. Алар интернетны көйләүдә “ак таплар”ны бетерү кирәклеген әйткән. Хәзерге кануннар интернет үткәрүче ширкәтләрдән һәм сайт хуҗаларыннан хакимият тыйган мәгълүматны алып куюны таләп итә ала, ләкин моны эшләүдән баш тарткан очракта бернинди җәза да каралмаган дигән депутатлар.

Тыелган мәгълүмат буларак экстремистлыкка чакыру, балалар порнографиясе, әфьюн ясарга өйрәтү кебек очраклар мисал итеп китерелә.

Физик затларга 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф, вазифадагы кешеләргә – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф сугу каралган. Юридик затлар канун бозса 3 миллион сумнан алып 8 миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, кабат канун бозган очракта штраф 15 миллион сумга җитәчәк дип яза ТАСС.

Freedom House төзегән рейтингка ярашлы, 2019 елда Русия интернет иреге ягыннан 65 ил арасында 51нче урында торган. “Агора”, “Роскомсвобода” хокук яклаучылары интернетта томалаулар саны артуын, IT-бизнеска басым көчәюен, хакимиятнең “Русия тирәсендә дигитал диварлар кору”ны дәвам итүен белдергән иде. Шул ук вакытта интернетта чыккан язмалар өчен җинаять эшләре берникадәр кимеде диелде.

XS
SM
MD
LG