Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны "кашларыннан танучы" яшерен шаһитның вафат булуы ачыкланды  


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Чираттагы мәкхәмәдә яшерен шаһитлар чыгыш ясарга тиеш иде. Аларның берсе генә мәхкәмәгә килде, икенчесе үлгән булып чыкты.

13 октябрьдә Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтахов эшен карауны дәвам итте. 8 октябрь көнне узасы утырыш, гаепләү ягының шаһите һәм бер адвокат килмәү сәбәпле, 13 октябрьгә күчерелгән иде. Коронавируска каршы профилактика максатында утырыш залына тыңлаучылар һәм журналистлар кертелмәде, ябык утырыш тикшерү эше фигурантлары катнашында узды.

Мәхкәмәдә, ниһаять, күптән көтелгән яшерен шаһит чыгыш ясады. Шәхесен ачарга теләмәгән "Караульный" кушаматлы шаһит Азат Мифтахов һәм Елена Горбаньнең анархистларның рәсми теркәлмәгән "Народная самооборона" оешмасы әгъзалары булып саналуына, Мифтаховның протест акцияләрен оештыруда катнашуына шаһитлык итте. Дәүләт гаепләүчесенең сорауларына конкрет җавап бирә алмаса да, ул Азатның оештыру эшләрендә катнашуына басым ясады. Моңа өстәп, ул "Народная самооборона" оешмасы вәкилләренең кораллы күнекмәләр уздыруын, үзара әңгәмәләрдә илдәге тәртипне үзгәртү турында сөйләшүләрен искә алды. Күнекмәләрнең кайда, кайчан узуын искә төшерә алмады. Шулай да акция яки митинглар вакытында оешма вәкилләренең корал яки көч куллануларын күрмәвен әйтте. Тикшерүче Караульный күрсәтмәләренең мәхкәмәгә кадәр сорау алу протоколындагы мәгълүмат белән туры килеп бетмәвен белдерде.

Ә икенче яшерен шаһитның вафат булуы ачыкланды. "Бердәм Русия" фиркасе офисының тәрәзәсен вату акциясеннән соң бер ел узгач, Азат Мифтаховны "үзенчәлекле кашларыннан" таныган Петров фамилияле кеше үлгән булып чыкты. Үлеме турындагы таныклыкта "йөрәк җәрәһәте" турында язылган. Утырышта Петровның сорау алу беркетмәсе укылды. Җавапларыннан аңлашылганча, Петров 2018 елның 30 гыйнварында үзе яшәгән йортның ишегалдындагы "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватарга җыенган төркемне күргән, тәрәзә ватып, офиска шартлаткыч ыргытканнарын күргәч, полициягә хәбәр итәргә теләгән, телефоны сүнү сәбәпле, шалтырата алмаган. Бер елдан соң массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда Азат Мифтаховны күреп, аны кашлары аша таныган һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Шуның белән гаепләү ягының дәлилләр китерү этабы тәмамланды.

Киләсе утырыш 30 октябрьгә билгеләнгән. Анда гаепләнүчеләрнең адвокатлары чыгышы көтелә.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына 1,5 ел тулды.

XS
SM
MD
LG