Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов вафат


Айнур Фатыйхов
Айнур Фатыйхов

Аңа 37 яшь иде.

Танылган музыкант, баянчы Айнур Фатыйхов вафат. Аның үлемен Башкортстан мәдәният министрлыгында расладылар, хәзерге вакытта үлем сәбәпләре ачыклана. Музыкантның фаҗигале рәвештә үлгәне әйтелә. Фатыйховлар гаиләсе хастаханәдә дәвалана, дип хәбәр ителә.

Фатыйхов 10 октябрь көнне генә концертта чыгыш ясаган. Башкортстанда Республика көне алдыннан ул Ришат Төхвәтуллин белән бергә чыгыш ясаганы билгеле. Җырчы Мурат Гайсин аның каты ютәлләгәнен язып чыккан. Музыкантка 37 яшь иде.

Айнур Фатыйхов 1983 елда Уфада туа. Күренекле баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы. Укыган чакта ук төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек җырчылар белән эшләде.

2007 елда Фатыйховның альбомы дөнья күрде, ул үзен җырчы буларак та сынады. Баяннан тыш музыкант курайда, аккордеон, кубызда да уйный иде. Татар һәм башкорт эстрадасында актив чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG