Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетов вафат


Илдар Сәетов

Халык артисты Илдар Сәетовка 63 яшь иде.

Уфада Башкортстанның халык артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры актеры Илдар Сәетов вафат. Бу хакта театр сайтында хәбәр ителә.

Башинформ язуынча, актер озак авырган, операция кичергән.

Илдар Сәетов 1957 елда Бакалы районы Яңа Корыч авылында туган. 1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм Гафури театры труппасына кабул ителә.

Ул башкарган рольләр арасында Адвокат Нагело ("Елый белмәгән хатын" спектакле), Андрей ("Апалы-сеңелле өчәү"), Буштец ("Рядовойлар"), Великатов ("Талантлар һәм табынучылар"), Ялчыгол ("Ай тотылган төндә"), Толпар ("Канатланып оч син, Толпарым!") бар.

Соңгы елларда Илдар Сәетов Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектаклендә Вольф Карлович Лейбе, Кадир Даянның "Гөлбостан" спектаклендә Көчәпкол рольләрен башкарды.

Илдар Сәетов - халыкара бәйгеләр лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.

фикерләр

XS
SM
MD
LG